Accessibility links

Нобель медицина бүләге ориентирлашу күзәнәкләрен ачучыларга бирелә


Баш миендәге ориентирлашу күзәнәкләрен ачучылар
Баш миендәге ориентирлашу күзәнәкләрен ачучылар

Физиология һәм медицина өлкәсендәге быелгы Нобель бүләген ориентирлашу күзәнәкләрен ачкан галимнәргә биреп Стокһольмда Нобель атналыгын ачып җибәрделәр.

Каролина медицина институтындагы Нобель комитеты физиология һәм медицина өлкәсендәге бүләкне баш миен өйрәнүдә зур уңышларга ирешкән өч галимгә бирергә карар итте. Алар – Лондон университетында эшләүче американ Джон О’Киф һәм Норвегиянең табигый фәннәр һәм технологияләр университетында эшләүче ирле-хатынлы Норвегия физиологлары Мэй-Бритт Мозер белән Эдвард Мозер.

Бу галимнәр ориентирлашу өчен җавап бирүче баш мие күзәнәкләрен ачкан.

Джон О’Киф 1971 елдагы тикшеренүләре вакытында күселәрнең баш миендәге аерым бер төркем күзәнәкләрнең ничек эшләвен ачыклаган. Күселәрнең бүлмәдә кайсы урында булуына карап теге яки бу күзәнәкләре активлашуын аңлап алган О’Киф бу күзәнәкләр баш миендә тирә якның харитасын тәшкил итә дигән нәтиҗәгә килгән. Бу күзәнәкләрне "урын нейроннары" дип тә йөртәләр.

2005 елда Мэй-Брит белән Эдвард Мозерлар ориентирлашуга ярдәм итүче grid-нейроннарын ("координация челтәре нейроннары") ачкан. "Урын нейроннары"ннан аермалы буларак grid-нейроннарның бик күп ярсу урыннары бар. Теге яки бу урында булуга карап теге яки бу grid-нейрон ярсый. Алар тирә якның сурәтен алтыяклы рәшәткәләргә бүләләр һәм барысы бергә бәйләнештә координация системын булдырып тирә якта ориентирлашу мөмкинлеге бирәләр.

Галимнәргә дөньядагы иң абруйлы бүләк саналган Нобель бүләкләрен бирү алдагы көннәндә дә дәвам итәчәк. 7 октябрьдә физика өлкәсендәге, 8 октябрьдә химия өлкәсендәге бүләкне алучылар мәгълүм булачак.

9 октябрьдә әдәбият өлкәсендәге Нобель бүләген кайсы язучының алуын беләчәкбез.

10 октябрьдә Нобель тынычлык бүләген алучы игълан ителә. Татар оешмалары быел Нобель тынычлык бүләген Кырымнан сөрелгән кырымататр җитәкчесе Мостафа Җәмилевка бирү тәкъдиме белән чыккан иде. Әмма Нобель бүләгенә тәкъдим ителгән намзәтләр исемнәре сер итеп саклана.

Швеция банкы исә 13 октябрьдә икътисад өлкәсендәге Нобель бүләген бирәчәк.

Һәрбер өлкәдәге Нобель бүләгенең кыйммәте сигез миллион швед кроны, ягъни бер миллион АКШ долларына тиң.

XS
SM
MD
LG