Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Шанхай Хезмәттәшлек Оешмасы яшьләре форумы бара


Уфада 7-10 октябрь көннәрендә Шанхай Хезмәттәшлек Оешмасы (ШХО) илләреннән килгән яшьләр катнашында Инновацияләр форумы бара. Аны Федераль яшьләр эшләре агетлыгы, "Русия яшьләре берлеге" исемле иҗтимагый оешма һәм Башкортстан хөкүмәте оештыра.

Җыенда Казакъстан, Кыргызстан, Кытай, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Русиядән 35 яшькә кадәрге галимнәр, фәнни оешмалар һәм югары уку йортлары вәкилләре катнаша. Проектлар өч номинациядә тәкъдим ителергә тиеш. "Иң яхшы идея", "Иң яхшы проект" һәм "Иң яхшы продукт" исемле инновацияләр номинацияләрендә өчәр җиңүче сайланачак.

Башкортстаннан әлеге җыенда 100дән артык проект тәкъдим ителгән, экспертлар шурасы аларның 30зын сайлап алган. Яшь галимнәр корылтае түгәрәк өстәл сөйләшүләре, остаханәләр һәм сессия рәвешендә үтә.

XS
SM
MD
LG