Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Республика көне шактый зәгыйфь билгеләнде


Уфада төп бәйрәм тантанасы Ленин мәйданында оештырылды. Анда концертлар, ярминкәләр, яшьләрнең флеш-мобы үтте.
Уфада төп бәйрәм тантанасы Ленин мәйданында оештырылды. Анда концертлар, ярминкәләр, яшьләрнең флеш-мобы үтте.

11 октябрь Башкортстанда дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү көнен бәйрәм иттеләр. Уфада тантаналы чаралар узды.

Бәйрәм чаралары 10 октябрь республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитовның Дуслык монументына чәчәкләр салуы белән башланды. Төп чаралар 11 октябрь узды. Уфа хакимияте бинасы каршындагы Ленин мәйданында “Республикамны яратам!” исемле концерт, “Яшьләр шәһәре” исемле флеш-моб, “Осталар шәһәре” дип аталган кул эшләре сәүдә-күргәзмәсе узды. Флеш-мобта яшьләр төсле шарлар белән республика байрагын, картасын гәүдәләндерде.

“Акбузат” ипподромында ат спорты бәйрәме узды. Аның кысасында атлар өйрәтү күнекмәләре күрсәтелде, үсмерләр һәм зурлар арасында ат ярышлары үтте. Ярышларда билгеле фермер Хәсән Идиятуллин атлары да катнашты һәм җиңүгә иреште.

Бәйрәм чаралары шулай ук Сипайлово бистәсендә дә үтте. Анда җиңел атлетика буенча ярыш, Дим һәм Черниковка бистәләрендә мәдәни-күңел ачу чаралары, Якутов паркында “Чәчәк ат, Башкортстан!” исемле концерт узды.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Айдар Галимов “Мега” сәүдә үзәгендә бушлай концерт куйды.

Бәйрәм көнне көне буе яңгыр яву сәбәпле, күңел ачарга чыгучылар тамаша куйган, чараларда катнашканнарга караганда азрак булды. Башкортстан хакимияте башлыгы Рөстәм Хәмитов республика халкын бәйрәм белән котлап мәшәкатьләнеп тормады. Республика халкына бары тик элекке президент Мортаза Рәхимов кына котлавын ирештерде. Анда “Зур тарихка һәм казанышларга ия республика белән без чын-чынлап горурланырга хаклы. Ләкин иң зур байлыгыбыз – аның күпмилләтле хезмәт сөючән халкы” диелгән. Халыкка чын күңелдән сәламәтлек, максатларның тормышка ашуы, иминлек теләнгән.

11 октябрь башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы каршылык чарасы уздырачагын хәбәр иткән иде. Ләкин хакимиятләр аңа рөхсәт бирмәгән. "Күк бүре"ләр 13-14 октябрь көннәренә дә чара уздыру өчен мәйдан ала алмауларын хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG