Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Бөтенрусия археология корылтаенда бер меңгә якын галим катнашачак


20-25 октябрьдә Казанда Бөтенрусия археология корылтае узачак. Анда археологик мирасны Русия халыклары мәдәни мирасы буларак саклап калу проблемнары, археологиянең белем бирү, музейлар төзелеше, борынгы археология һәйкәлләрен төзекләндерүдәге роле хакында сөйләшүләр көтелә.

Бөтенроссия археология корылтаен үткәрүгә әзерлек барышында оештыру комитеты Русиянең 72 төбәгеннән һәм 22 илдән 950 галимнән гаризалар алган. Алар 260 тан артык фәнни оешма, югары уку йорты, музей һәм тарих һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау дәүләт һәм башка оешмалардан.

XS
SM
MD
LG