Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акъярда төрек гаскәриләре кабер ташлары мыскылланган [ВИДЕО]


Акъярда Кырым сугышы вакытында һәлак булган төрек солдатлары һәм офицерлары истәлегенә куелган мемориал комплекска юл күрсәткечләрне алып атканнар. Мемориалның үзен мәсхәрәләгәннәр. Бу хакта Кырымның азәрбайҗан җәмгыяте башлыгы Рагим Гумбатов хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта барлык юл күрсәткечләрен алып киткәннәр. Күрәсең Акъяр хакимияте боерыгы нигезендә эшләнгәндер. Һәлак булган хәрбиләр истәлегенә даими рәвештә бик игътибарлы булган шәһәрдә бу коточкыч булып тора», диде ул.

Юл күрсәткечләрен алып ташлауны ул Русия президенты Владимир Путин «үзенең дусты» дип белдергән җитәкченең иленә хөрмәтсезлек булып тора дип саный.

«Моннан тыш Мемориал үзе дә мәсхәрәләнгән. Кабер ташларындагы ярымайлар һәм йолдызлар ватылган һәм кубарып алынган. Аларның кыйпылчыклары барлык Мемориал җире буйлап таралган», ди Гумбатов.

Аның фикеренчә, әлеге хәл һәлак булган хәрбиләре истәлеген саклаучы Төркия тарафыннан авыр кабул ителәчәк һәм бу халыкара җәнҗалга китерергә мөмкин.

XS
SM
MD
LG