Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар дәүләтчелек таләп итмәкче


"Кырымтатарларга дәүләтчелек таләп итәргә кирәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:12:09 0:00

"Кырымтатарларга дәүләтчелек таләп итәргә кирәк"

18 октябрь Акмәчәттә Кырымтатар театрының кече залында “Намус” аксакаллар шурасы Кырымдагы бүгенге вазгыятьтә нишләргә дигән сорауга җавап эзләп бер төркем кырымтатар халкы вәкилләрен жыйды.

Бу очрашу кырымтатар зыялылары белән очрашу дип игълан ителсә дә монда күбрәк милли хәрәкәт ветераннары, берничә язучы, галим, Мәҗлес әгъзалары, кырымтатар журналистлары катнашты.

Җыелышны “Намус” аксакаллар шурасы рәисе Дильшад Ильясов ачып буген кырымтатар халкы нинди юл белән барырга дигән сорауга җавап көтә, без бәлки ниндидер юл харитасын эшләп чыгарырга тиештер? Март аеннан соң ярты ел узды, ә без нишләячәгебезне белмибез дип сүзне Кырым дәүләт шурасы вице-спикеры Ремзи Ильясовка бирде.

Ремзи Ильясов Кырымда дәүләт шурасына узган сайлаулар хакында сөйләп кырымтатарларның 2004 елдан башлап төрле сайлауларда ни дәрәҗәдә катнашканына анализ ясады.

“2004 елда Украина президенты итеп Виктор Ющенко сайланганда сайлауларда 120 меңгә кадәр кырымтатар катнашты, алардан 103 меңе Ющенко өчен тавыш биргән иде. Моннан соң 2010 елда Кырым Югары Радасына узган сайлауларда “Курултай-Рух” фиркасе өчен 57 мең тавыш бирелде, 6.5 мең Милли фирка өчен, Социалист фиркасе өчен 2.5 мең һәм башка фиркәләр өчен, димәк гомумән алганда бу, Мәҗлес катнашырга чакырган сайлауларда якынча 65-70 мең кырымтатар катнашты. Соңгы Украина Югары шурасына узган сайлауларда кырымтатар сайлаучылары башка сайлаучылар кебек пассив булдылар. Гөмүмән даими сайлауларда катнашкан кырымтатарларның саннары 70-75 мең булганын күрәбез. Соңгы сайлауларда ягъни, 14 сентябрьдә Кырым дәүләт шурасына узган сайлауларда, 35-40 мең кырымтатары, ягъни 50 проценты катнашты. Димәк, даими сайлауларда актив булган 70 мең кырымтатар сайлаучысының яртысы катнашты дигән сүз. Кырымда “Единая Россия” өчен 300 меңнән артык сайлаучы тавыш бирде. Әгәр дә кырымтатарлар бу сайлауларда актив катнашкан булсалар иде, 80 мең сайлаучыбыз безнең нәмзәтләр өчен тавыш бирсә иде, безнең депутатларыбыз кимендә 25 процент була ала иде. Ләкин без моны эшли алмадык, Мәҗлес тә сайлауларны бойкот итергә чакырган иде, ә без халыкка моны аңлата алмадык.

Русия президентының Кырымдагы вәкиле Олег Белавенцев карамагында төзелгән төркем рәисе Эскендер Белялов югалган кырымтатарларны әзләү буенча нинди эшләр алып барылганы, бу мәсьәлә буенча төзелгән контакт төркеме ике тапкыр җыелганын, анда Кырым башлыгы Сергей Аксенов, өч юрист, тикшерү комитеты башлыгы, югалган кырымтатар яшьләренең туганнары катнашканын белдерде. Шулай ук ул журналистлар кайбер хәбәрләрне тикшермичә сенсация итеп бирәләр, ләкин вазгыять башка булганы хакында мәгълүмат булгач аны язарга ашыкмыйлар, хаталарны төзәтмиләр, диде. “Югалган кырымтатарларның туганнары исә бу безнең фаҗигабез, аны сәясәткә әвелдерергә тәләмибез дип белдереләр”, диде ул.

Кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл, кырымтатарлар алдында хәл ителмәгән күп мәсьәләләр бар, ләкин без кырымтатар дәүләтчелеген хәл итмәсәк бернәрсә дә хәл ителмәячәк, без анысын-монысын таләп итеп торачакбыз, ә безгә төп мәсьәләне хәл итергә кирәк – дәүләтчелек мәсьәләсен, диде.

“Безнең халкыбызны Русиядән сөрген иттеләр, без Украинага кайттык, хәзер инде тагын Русиядәбез. Русиядә сөрген ителгән бөтен халыкларга үзләренең автономияләре кайтарылган иде, 1991 елда реабилитация буенча кабул ителгән канунга күрә. Без дә шул канунга керәбез, димәк безнең кырымтатар автономиясен дә безгә кайтарырга тиешләр. Без бу форсаттан файдаланып Путинга мөрәҗәгать итәргә тиешбез, ул үз фикерләрен сөйләде, ә без утырабыз, кыймылдамыйбыз, кая безнең юристларыбыз?

Путин Мостафаны чакырды, үз башына чакырмас иде, аңа бу мәсьәләне куярга иде, ә Мостафа бу мәсьәләне күтәрмәде, ул Украинаны яклады. Путин тагын май аенда Сочида 14 кырымтатар белән очрашты, аларның берсе дә дәүләтчелек мәсьәләсен күтәрмәде, шаккатырлык хәл. Ул уйлыйдыр – бу халык миннән бер нәрсә сорамый, тәләп итми дип. Без монда күп сөйлибез юллар эзлибез, башка нәрсәләр кирәк дибез. Безнең тик бер юлыбыз бар бу моментта – без дәүләтчелегебезне таләп итмәсәк, башкасыннан файда булмаячак. Кырымтатар телен дәүләт теле итеп игълан иттеләр – кая мәктәпләр? Кырымтатар теленә атнага бер сәгать аерачаклар икән. Без милли мохтариятебезне торгызмасак, тагын еллар узар, бер нәрсә эшли алмабыз.

Ни өчен без зур мәчәткә аерылган урында аны төзи башламыйбыз, Төркияне көтәбезме? Мөфтияттә булган акчага бу урынны урап алып ни өчен койма куймыйбыз, бу урын буш тора. Мөфтиятнең моңа акчасы бар” диде ул.

Зур мәчет төзелешен тик мөфти генә хәл итәргә тиеш түгел дигән сүзләр дә булды бу җыелышта.

Сүзгә чыкканар арасында “Намус”ның рәисе Дильшад Ильясов, Кырым хөкүмәтенең элеккеге вице-премьеры Азиз Абдуллаев, милли хәрәкәт ветераннары, Алушта шәһәр башлыгы урынбасары Энвәр Арпатлы һәм башкалар булды.

Җыелышта “Кырымтатар халкының иҗтимагый хәрәкәте” исемле җәмәгать оешмасын барлыкка китерү, аны Русия кануннары нигезендә рәсмиләштерү хакында карар кылынды. Бу оешма кырымтатарларның реабилитациясе буенча мәсьәләләрне әзәрләү, Путин белән очрашуга ирешеп, аның алдында кырымтатарлар мәсьәләләрен, шул исәптән кырымтатар халкының Кырымда дәүләтчелеген торгызу мәсьәләсен куярга җыена.

* * * *

20 октябрь Кырым дәүләт шурасы вице-спикеры Ремзи Ильясов, Акмәчәт шәһәренең башлыгы урынбасары Тейфук Гафаров матбугат очрашуы үткәреп “Кырым” дип аталган кырымтатар иҗтимагый хәрәкәтен төзү турында һәм аның максатлары хакында сөйләделәр. Алар бу яңа оешма Мәҗлес, Корылтайны инкарь итмәячәген әйтеп, анда Мәҗлес әгъзалары да булачагын, Мәскәү, Татарстан, Краснодар крае, Башкортстан, Дондагы Ростовта, Самар, Петербурда – Русиянең барлыгы ун субъектында хәрәкәтнең вәкиллекләре ачылачагын белдерделәр.

Яңа оешма Русия кануннары нигезендә, кырымтатарларның мәсьәләләрен хәл итәчәк, диелде матбугат очрашуында.

XS
SM
MD
LG