Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге рус телендә телевидение каналын булдыра


Европа Берлеге "Көнчыгыш партнерлык" илләрендә (Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Беларус, Грузия, Молдова һәм Украина) күрсәтү өчен рус телендә телевидение тапшыруларын булдырмакчы. Бу хакта Польша матбугат агентлыгы хәбәр итә.

Телевидение каналын Польша активисты Ежи Помяновский җитәкчелегендәге Демократияне яклау фонды каршында оештырачаклар. Аның исеме "Европа Авазы" булыр, дип планлаштырыла.

Польша тышкы эшләр министрлыгы проектка 1 млн доллар акча бүлгән. Югары техник сыйфатлы заманча тапшырулар Русия мәгълүмат чараларыннан аермалы буларак Европа һәм дөньяда, шул санда Русиянең үзендә булып яткан хәлләргә карата объектив караш бирергә тырышачак, диелгән министрлык белдерүендә.

Октябрь аенда Азат Европа/Азатлык радиосы Америка Авазы белән хезмәттәшлектә рус телендә "Хәзерге заман" исемле яңа тапшырулар башлады. Көненә ярты сәгатьлек телевидение тапшыруы Русия мәгълүмат чаралары тараткан ялган мәгълүмат аркасында тотрыксызлык арткан төбәктә күрсәтелә.

XS
SM
MD
LG