Accessibility links

Кайнар хәбәр

3 декабрь Русиядә Билгесез хәрби көне билгеләнәчәк


Русия Дәүләт думасы 3 декабрьне Билгесез хәрби көне итеп раслады. Русиядә һәм чит илләрдә "батырларча һәлак булган, исеме билгесез килеш җирләнгән Руссия һәм совет хәрбиләре истәлегенә" булдырылган бу көн турындагы канунны парламент икенче һәм өченче укылышта кабул итте.

1966 елның 3 декабрендә наци Германиясе гаскәрләрен Мәскәү янында тар-мар итүнең 25 еллыгы билгеләнгәндә, Ленинград олы юлының 41нче чакрымында җирләнгән билгесез хәрби калдыклары тантаналы рәвештә Мәскәү Кирмәнендәге Александр бакчасына китерелеп күмелгән иде.

XS
SM
MD
LG