Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү медицина университетында хиҗапны тыюга каршы ялгыз пикетлар башланды


Асадулла Гасаналиев уку йорты каршында ялгыз пикет оештыра
Асадулла Гасаналиев уку йорты каршында ялгыз пикет оештыра

Сишәмбе Мәскәүдә медицина университетында хиҗапларны тыюга каршы беренче ялгыз пикет узды. Алар 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Мәскәүдәге Пирогов исемендәге Русия дәүләт тикшеренү медицина университеты ректоры быелның 1 ноябренә уку йортында дини һәм милли билгеләрне күрсәткән киемнәрдән йөрүне тыйган. Мөселманнар әйтүенчә, бу нәкъ хиҗаптан йөрүче мөслимәләргә каршы юнәлдерелгән.

Хокук яклаучы Али Чаринский Азатлыкка әйтүенчә, шул сәбәпле, мөселманнар ялгыз пикетлар оештырырга карар кылган.

"Дәүләт уку йорты ректоры оялмыйча Русия Конституциясен боза. Бу бит шәхси уку йорты булса әле бер хәл. Шуңа да карамастан моңа күз йомалар.

Уку йортында белем алучы мөслимәләр үзләре нәрсәдер эшләргә бик курка, чөнки ректор бик ачулы. Милли һәм дини билгеләмәләрне тыю ул бит наданлык, чөнки ул җавап буларак милләтара нәфрәт тудыра ала. Шуңа 1 ноябрьгә кадәр ректор кире уйлар дип өметләнәбез. Әгәр инде юк икән без зуррак күләмгә күчәбез. Инде телефоннар "шартлар" дәрәҗәгә җитте. Бөтенесе митинглар, каршылык чаралы уздырыйк, ди, чөнки мөселманнар инде арыды. Ләкин мин моны теләмәс идем, чөнки нәтиҗәдә ул кызларны укуларыннан куарлар дип куркам”, ди ул.

Барлыгы университетта хиҗаптан йөрүче Русиядән 20ләп студент белем алса, тагын әле Малайзиядән килеп белем алучылар кызлар да бар.

“Бу бит әле аларның дини генә түгел, милли билгеләре дә булып тора һәм алар аны салмаячак. Инде Малайзиядән ничек тәэсир итә алабыз дип шалтыраталар. Алар Русия илчелеге каршында ялгыз пикетлар оештырырга ризалар”, ди Чаринский.

Аның сүзләренчә, хәтта уку йортында бер яулыктан йөрүче укытучыга да аны салырга мәҗбүр иткәннәр. Ул ислам кабул иткәннән соң хиҗаптан йөргән булган.

“Ректор сүзләренчә, тарихта медицина хезмәткәрләре даими рәвештә ак халат һәм ак башлыктан йөргән икән. Күрәсең аның күзенә дә мөслимәләр күбрәк эләгә башлагандыр, чөнки урыс кызлары арасында исламны кабул итүчеләр бик күп. Университетта да ислам диненә килүче мөслимәләр укый.

Русиядә бит хәзер мөселманнар белән куркыту сәясәте бик көчле бара, күрәсең бу ректорга да тәэсир иткәндер, чөнки мондый фәрман чыгаруга башка сәбәп юк”, ди Чаринский.

XS
SM
MD
LG