Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта йөк ташучы галәм корабы шартлаган


Сишәмбе кичен Американың Виргиния штаты янындагы Уоллопс утравындагы космодромнан очып киткәндә Antares ракетасы шартлады. Ул галәмгә космик йөк корабын илтергә тиеш иде.

Ракета алты секундтан соң янып җиргә төшкән һәм шуннан көчле шартлау булган. Корбаннар юк дип әйтелә, әмма янгын сәбәпле ракета җибәрә торган объектлар зыян күргән.

Әлеге галәм корабы Халыкара космик станциягә ике мең киллограмнан артык йөк алып барырга тиеш булган. Аның станция белән тоташуы 2 ноябрьгә билгеләнгән иде.

XS
SM
MD
LG