Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда укучы Африка студентлары иминлекне үзләре кайгырта


Родриг Фиогбе
Родриг Фиогбе

Эболадан һәм һөҗүмнәрдән саклануның мөһимлеген Казанга килгән һәр студентка аңлатам, диде Азатлыкка Казанда укучы аспирант Бенин дәүләте ватандашы Родриг Фиогбе.

СОВА мәгълүмат һәм аналитика үзәге 2010 елдан бирле Русиядә Африка илләреннән булган 177 кешегә һөҗүм ителгән, аларның алтысы һәлак булган, дип белдерде. Эзәрлекләүгә һәм мыскыл итүгә күбрәк Мәскәүдә яшәгән кара тәнле кешеләр дучар була икән.

Советлар Берлеге вакытында килеп урнашканнарның күбесе инде төрле илләргә таралышкан йә үз өйләренә кайтып киткән. Бүгенге көндә Русиядә яшәгән африканнар күпчелек очракта икътисади һәм социаль сәбәпләр аркасында килгән качаклар. Русиягә рөхсәтсез килүчеләр теркәлә алмыйча, эшкә һәм укырга урнаша алмыйча интегә.

Мәскәүгә сыену сорар өчен килүчеләр протестант үзәге координаторы Пенни Гренфелл аша уза.

"Күбесе Европага эләгермен дигән өмет белән Русиягә килә. Русиягә турист визасы алу җиңел. Телне белмәүчеләр метро тукталышларында урам кәгазьләре һәм бушка газет-журнал таратудан башка эш эшли алмый", дигән Гренфелл Los Angeles Times басмасына.

СОВА мәгълүматларына караганда, 177 кеше – үзләренә һөҗүм булганын хәбәр иткәннәрнең кечкенә генә бер өлеше. Күпләр документлар булмагач полициягә барырга курка.

Октябрь башында Казанда укучы Африка студентларының берничәсен Эбола авыруыннан шикләнеп изоляторга салганнар иде. Август ахыры-сентябрь башында килгән тагын ун студент 21 көнлек карантинда тотылган. Алар арасында Татарстан студентлары лигасы президентының чит ил студентлары белән эшләүче вәкиле Родриг Фиогбеның кечкенә улы да булган.

Алар хатыны һәм ике баласы белән 11 сентябрь Родригның туган ягы Африканың көнбатышындагы Бенин иленнән кайткач улының температурасы күтәрелгән.

"Аллага шөкер, Эбола булмады. Хәзер йогышлы чирләр хастаханәсе изоляторында Африка студентлары юк. Әле бөтен студентлар да килеп бетмәгән,", диде Родриг Азатлыкка.

Үзе ул Казан тикшеренү технология университетын тәмамлаган (КМТТУ), хәзер шунда ук аспирантурага кергән. Казанга килгәнче Воронежда урыс телен өйрәнгән. Хатыны Казаннан, кыз белән малай үстерәләр. Родриг Казанда кара тәнле студентлары һөҗүм булганын хәтерләми.

"Безгә карата мөнәсәбәт үзебездән тора. Миңа карата беркемнең дә начар мөгаммәлә күрсәткәне булмады. Ләкин мин үзем дә тырышам, урысча беләм, хатыным Казанныкы. Мин монда яши беләм. Казанга укырга килгәннәрне каршы алганда да боларны әйтәм, үзегездән тора барысы да дим". Шулай ук ул Казандагы африкан студентларының аралашып яшәвен, бердәм булуын да абруйны күтәргән бер фактор дип саный ул.

Татарстанда дүрт меңләп чит ил студенты белем ала, шуларның бер меңе Африка илләреннән, диде Родриг. Төгәл саннар гыйнвар аенда гына билгеле булачак. Африка илләреннән яңа килгән һәркем күзәтүгә алына.

XS
SM
MD
LG