Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия шәһәрләрендә Октябрь инкыйлабын искә алу чаралары үтә


Мәскәү үзәгендә бүген коммунистлар һәм сулчы хәрәкәтләр вәкилләре 1917 елгы Октябрь социалистик иныйлабын искә алырга чыга. Соңгы биш елда беренче тапкыр "Яблоко" фиркасенә шәһәр үзәгендә урам җыены уздырырга рөхсәт бирелмәгән.

"Яблоко" большевиклар фетнәсенә кораллы каршылык күрсәткән юнкер һәм офецерларны искә алып бер кешелек пикетлар оештыра. Активистлар халыкка Русиядә демократияне яклап һәлак булганнар турында мәгълүмат бирәчәк.

Коммунистлар йөреше Театр мәйданында җыен белән тәмамланачак. Кичен хакимиятләр белән килештерелгән "Кызыл марш" булачак. Анда "Башка Русия", коммунистлар, "Сул фронт", "Рот-Фронт", Пиратлар фиркаләре вәкилләре катнашыр дип көтелә. Оештыручылар бу йөрешне полиция хакимиятенә каршы һәм сәяси тоткыннарны яклап оештыруларын белдерде. Йөрешкә әзерләнгән шигарләр байларны куып миллионнарны халыкка таратуга багышланган.

Октябрь иныйлабына багышланган чаралар Русиянең башка шәһәрләрендә дә үтә.

XS
SM
MD
LG