Accessibility links

Кайнар хәбәр

Данис Сәфәргали: "Кыйналуга караганда кол булып яшәү куркынычрак"


Русия паспорты алган чагында Данис фамилиясен Сәфәргали итеп яздыруга ирешкән. Бүген ул, минем бабаларым да татар өчен көрәшкән, мин дә шул кыйбладан чигенмим, ди.
Русия паспорты алган чагында Данис фамилиясен Сәфәргали итеп яздыруга ирешкән. Бүген ул, минем бабаларым да татар өчен көрәшкән, мин дә шул кыйбладан чигенмим, ди.

Асаба халыклар берләшмәсе рәистәше Данис Сәфәргали Азатлыкка әңгәмәдә аңа басым ясалу турында сөйләде.

Данис Сәфәргалигә карата басым баруы хакында быелның 4 ноябрендә Чаллыда татар телен яклап узган ялгыз пикет барышында беркадәр әйтелгән иде. Шушы сөйләшүнең ни дәрәҗәдә дөрес булуын ачыклау максатыннан без аның белән элемтәгә кереп берничә сорау бирдек.

– Данис, бераз үзең белән, милли хәрәкәткә килү вазгыяте белән таныштырсаң иде?

– Милли хәрәкәткә мин 16 яшемдә, 1992 елда килдем. Бу чорда ук “Азатлык” татар яшьләре берлеге эшчәнлеге белән таныш идем. Шушы ук вакытларда татар милләтпәрвәрләре Зиннур абый Әһлиуллин, Зәки абый Зәйнуллин, Фәүзия апа Бәйрәмова башкарган эшләрне, чыгышларны күзәтеп бардым. Шушы шәхесләр минем милли хәрәкәткә килүемә зур этәргеч бирде.

– Сиңа карата ниндидер басым бара, эзәрлекләүләр күренә дигән хәбәрләр иреште. Бу никадәр чынбарлыкка туры килә?

– Бу күренешләр бүген генә дә, кичә генә дә башланмады, күптәннән бара. Эш шунда, безнең хәрәкәт татарлар өчен Русия Ислам университеты оештырган укуларда, укытуларда катнаша иде. Мин үзем биредә татар теле һәм мәдәнияте, ислам нигезләре, татар тарихы буенча курслар алып бардым, лекцияләр укыдым. Бу эшләр 2009 елда башланган иде. Үзем КДУны “татар халкы тарихы” белгечлеге буенча тәмамладым. Дәресләрдә кулдан килгәнчә кемнәрдер уйлап тапкан татар, болгар тарихын түгел, чынбарлыкка якын булган татар, Алтын Урда чорын тасвирларга тырыштым. Мин кешеләргә үзебезнең шушы бөек дәүләтне төзүчеләрнең дәвамчылары булуын күрсәттем.2012 елда миңа сер итеп кенә “Данис әфәнде, гафу итегез, сезнең укыту ярамый, суны болгатмагыз, органнардан шундый күрсәтмә бар”, диделәр. Монда миннән соң да хәзер татар тарихын укыталар.

– РИУдан китүнең төп сәбәбе шул “дөрес дәресләр” бирмәү дип саныйсыз инде.

– Чыннан да, минем укыту органнарга ошамады. 2013 елның көзендә мин соңгы лекцияләрне укыдым. Аллага шөкер, хәзер дә монда лекцияләр, дәресләр уза. Тарих буенча гомум кабул ителгән, дустанә, игелекле урыслар, аларның бик күп кешегә азатлык, ирек бүләк итүләре турындагы “Русия тарихы” бирелә. Болгарлар турында да азрак әйтелә инде.

2012 елда “Алтын Урда” татар патриотлары оешмасын рәсми рәвештә теркәүгә ирештем. Моның белән без “Азатлык” берлегеннән дә, Татар иҗтимагый үзәгеннән дә аерымланмадык. Алар оештырган барлык чараларда катнашырга тырыштык. Аннан соң мөфти Фәиз, Вәлиулла Якуб белән вакыйгалар булды. Мине ул чакта полиция хезмәткәрләре еш тоткарлый башлады. Мин мондый тоткарлауларга дәгъвә белдереп килдем. Ә алар “син күренекле, эшчән кеше, барысын да беләсең бит” диләр. Мин аларга үземнең динче түгел, милләтче булуымны аңлатырга тырыштым. Аларның максаты минем хакта барысын да белү иде. Чөнки мин Суворов, танк училищеларында укыдым. Тоткарлауларда нәкъ менә шуның белән кызыксындылар да. Сораулар арасында “пистолеттан атканда аның гильзасы кая төшүен беләсезме”, дигәне дә булды. “Беләм”, дип җавап бирдем. “Менә күрәсезме, сезнең кемне дә булса үтерерү ихтималы бар бит”, дигән нәтиҗә ишеттем. Әйткәнемчә, бу 2012 ел иде.

Аннан узган ел көз айларында татар теле дәресләренә бер кыз йөрде. Ул ахыргача укып бетермичә, дәресләрне ташлады. Быелның май аенда аны үлгән килеш табалар, җинаять эше кузгаталар. Мине дә сорау алуларга чакырдылар. Минем дәресләргә бу кызның йөрүен, аннан күренми башлавы хакында сөйләдем. Шуннан соң июнь айларыннан башлап миңа тынгылык юк. Сорау алулары бер хәл, даими тентүләр дә уздырып торалар. Тентү дигәннәре дә бик сәер уза. Үтерү эше буенча киләләр бит инде. Ә алар әбидән калган Коръәнне, шамаилларны алдылар, компьютерларны, ноутбукларны, дүрт телефонны алып чыгып киттеләр. Күптән түгел Казанда басылган “Татарлар тарихы”, Фәүзия апа Бәйрәмова китапларын да алдылар. Бер караганда кеше үлеме белән шөгыльләнәләр сыман, икенче яктан эшне экстремизм, сепаратизм белән дә бәйләргә омтылалар шикелле.

– Данис, менә бит Арчада асаба халыклар берләшмәсе төзелү турында хәбәрләр булды. Анда синең дә катнашың бар. Менә соңгы вакытта сине эзәрлекләүгә шушы чараның узуы да этәргеч бирмәде микән?

– Арчада йортым бар. Мин монда җирле ширкәтләрдә иминлек хезмәткәре булып эшлим. Без монда беркадәр чыгымнар белән төрле төбәкләрдән милли хәрәкәт вәкилләрен туплап, асаба халыклар берләшмәсен төзүгә ирештек. Биредә органнар тарафыннан күзәтү нык сизелде. Якын-тирәдә моңарчы күренмәгән полиция постлары күренде, җыелыш барган йортны да күз уңында тоттылар. Аллага шөкер, җыен узды. Кызганыч, әлбәттә, кайбер милли оешмаларга бирегә килергә ирек бирмәделәр. Менә хәзер тагын үзем дә кыенлыклар күрә башладым. Эшемдә дә проблемнар тудырырга тырышалар. Минем эшем иртәнге сигездә башлана. Мин якынча сигез туларга унбиш минутларда киләм. Эшкә соңга калдың, аңлатма яз, дигән дәгъваләр ишетелә башлады. Бу эшкә юристларны җәлеп иттем, шуның белән үз хокукларымны якарга тырышам. Инде Арчада миңа “братва”лар аша да басым бара дип саныйм. Чөнки шундыйлар, барысы да күзәтү астында икәнлегенә ишарәләп, елмаеп минем хәлне сорашалар, проблемнар булу-булмавы хакында белешкән булалар. Ләкин мин аларга җавап бирмим. Чөнки биредә минем дүрт балам үсә.

– Алга таба да шушы юнәлештә эшеңне дәвам итәргә уйлыйсың инде?

– Әйе, мин чигенергә уйламыйм. Минем бабаларым да татар өчен көрәшкән. Үзем дә татар өчен кыйбламны үзгәртмим. Минем бабамнарның берсе Пугачев яуында полковник булган, сатлыкҗан Тәфкилевның улын чабып үтергән. Тарихта бу бар. Шуңа, минем канда көрәш рухы бар һәм нинди генә басымнар булмасын, артка чигенергә уйламыйм. Миңа, кыйналуга караганда кол булып яшәве куркынычрак.

* * * *

Шушы әңгәмәдән соң вазгыятьне ачыклау максатыннан без Данис Сәфәргали белән тагын элемтәгә кердек. Кабат сөйләшүләр барышында ул, инде яшереп торасым килми, үтерү белән янаулар да бара, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG