Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Кудрин: Русия хөкүмәте якын арада вазифадан китәргә мөмкин


Алексей Кудрин
Алексей Кудрин

Русиянең Ватандашлар инициативасы комитеты башлыгы, элекке финанс министры Алексей Кудрин хөкүмәтнең якын арада вазифадан китү мөмкинлеге турында белдерде. Кудрин моны Гомумрусия ватандашлар форумы читендәге сөйләшүләр вакытында әйткән.

Сез яңа хөкүмәтне җитәкләргә әзерме дигән сорауга Кудрин әлегә үзенә андый тәкъдим булмаганлыгын белдергән.

Кудрин шулай ук рубльнең якын арада көчәюенә бернинди сәбәп тә күрмәвен әйтә.

Аның сүзләренчә, Русия язмышы "траншеяларда түгел", ә "икътисад көче аша хәл ителәчәк". Кудрин фикеренчә, Русия икътисадының төп кыенлыклары хәзер Украинадагы кризис һәм Русиягә каршы чикләүләр белән бәйле.

XS
SM
MD
LG