Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтон Украинаның көнчыгышында ЕИХО күзәтүчеләренә һөҗүмне хөкем итә


АКШ 26 ноябрьдә Донецки өлкәсенең Кирово һәм Шум өлкәләре арасында Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының Украинаның көнчыгышындагы махсус күзәтүчеләр төркеменә булган һөҗүмгә тәнкыйть белдерде. Бу хакта АКШ дәүләт департаменты сүзчесе Джен Псаки белдерүендә әйтелә.

Күзәтүчеләргә ут ачу сепаратистлар контролендәге җирлектән булган дип фаразлана.

Псаки сүзләренчә, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының күзәтүчеләренә һөҗүмнәр һәм янаулар һич кысага сыймый торган гамәл.

“Без һәр тарафны Украинадагы ЕИХОның иминлегенә куркыныч янаган гамәлләргә юл куймаска чакырабыз”, диелә белдерүдә. АКШ батырлыклары һәм хезмәтләре өчен күзәтүчеләр төркеменә рәхмәтен белдерә.

“Без чираттагы тапкыр Русияне һәм әлеге ил яклаган сепаратистларны ЕИХО күзәтүчеләренә үз эшләрен башкару, ягъни Украинада иминлек һәм кеше хокуклары торышы турында мәгълүмат җиткереп тору, Мински килешүен үтәүгә булышлык итү һәм аны, шул исәптән халыкара чикләрне дә контрольдә тоту өчен мөмкинлек булдыруга чакырабыз.

XS
SM
MD
LG