Русиядә хәзер ВИЧлы теркәлгән 860 меңнән артык кеше бар. Шул ук вакытта аны йоктыручылар ел саен ун процентка арта бара.
Хокук яклаучылар дарулар сатып алуда килеп туган проблемнар сәбәпле Татарстан, Кырым, Акъяр, Хакасиядә, Клининград өлкәсендә 40 меңләп авыручы медикаментсыз калачак дип белдерә.
Роспотребнадзор мәгълүматларына күрә, ирләрнең 75 проценты наркотиклар кулланганда СПИД йоктырган. Русиядә 28 ел эчендә бу авырудан 150 мең кеше үлгән.
СПИДка каршы көрәшүче халыкара оешмалар пандемия чигенә башлаячак, ди. Пандемия – дөньяның төрле илләрендә яшәгән кешеләрне зарарлаучы теге йә бу авыруның киң таралган эпидемиясе.
БМОның ВИЧ/СПИДта берләштерелгән програмы – ЮНЭЙДС мәгълүматларына күрә, кирәкле дәва алучыларның саны 2010 ел белән чагыштырганда ике ярым тапкырга артып, 2014 елның июненә 13 миллионнан да күбәйгән.
БМО мәгълүматларына күрә, 2013 елда дөньяда 35 миллион ВИЧлы, 2 миллион 100 мең СПИДлы кеше булган, бер миллион ярым кеше СПИДтан үлгән. Авыруларның күпчелеге Африкада, Сахарадан көньяктагы илләрдә яши.
СПИД пандемиясе моннан 30 ел элегрәк башланды һәм 40 миллионга якын кеше бу авырудан үлде. ЮНЭЙДС эпидемияне 2030 елда туктатырга дигән чакыру белән чыкты.