Accessibility links

Төмәндә нефтьле рәсемнәр күргәзмәсе ачылды


Әлфия Мөхәммәтова эш алымы белән таныштыра
Әлфия Мөхәммәтова эш алымы белән таныштыра

Төмән драма театры бинасында танылган милләттәшебез, соңгы вакытта нефть белән рәсемнәр ясаучы Әлфия Мөхәмәтованың "Нефть симфониясе" күргәзмәсе ачылды.

Әлфия Мөхәммәтова тумышы белән Юрга районыннан. Әтисе – Тархан авылы егете Фәхретдин яшьтән үк төньякта нефть ятмаларын табып, беренче нефть фонтаннары аткан вакытларда эшли башлый. Әлфиянең дә балачагы төньякта үтә. Мегионда урта мәктәп тәмамлап, рәсем ясарга яраткан кыз сынлы сәнгать буенча югары педагогик белем ала. Һөнәри үсеше сәнгать мәктәбе директоры булуга кадәр җитә. Аның себер халкы, кырыс табигатен, мифларга бай тормышын чагылдыруга юнәлтелгән рәсемнәре исәпсез күргәзмәләргә урнаштырыла. Рәссамның үзенчәлекле эш итүенә, төсләр белән уйный белүенә, туктаусыз эзләнүенә һәм уйларын сүрәтләү өчен төрле материаллар куллануына чын күңелдән сокланалар һәм гаҗәпләнәләр тамашачылар.

Әлфия Мөхәммәтова күргәзмәсе белән таныштыра
Әлфия Мөхәммәтова күргәзмәсе белән таныштыра

​“Әлфия Мөхәммәтова – Русия рәссамнар берлеге һәм ЮНЕСКОның халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе әгъзасы, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре. Аның эшләре чит илләрдә шәхси җыелмаларда, илебез музейларында саклана. Озак еллар Мегионда Русиянең иң яхшы сәнгать мәктәбе исемен яулаган оешманы җитәкләгәннән соң, кызы янына Төмәнгә килә. Анда “Төньяк балкышы” исемле сәнгать салонын ачып җибәрә. “Ел хатын-кызы” исемен алуга ирешә”, дип язылган аның турында белешмәләрдә.

– Ул озын иҗади стажлы рәссам. 30 еллап бу эш белән шөгыльләнү һәм күпләгән күргәзмәләре аша аның иҗат юлын яхшы аңларга була, - ди фикердәше, киңәшчесе рәссам Татьяна Борко. – Яңадан яңа ысуллар, материаллар, сурәтләү чаралары куллануы белән сокландыра Әлфия. Ул беркайчан да ирешелгәннәр белән генә тукталып калмый, яңа мөмкинлекләр ачарга тырыша, ысулларны яңача бирергә омтыла. Әлфия Мөхәммәтова ике йөзләгән китапка сурәтләр ясады, даими рәвештә бәйгеләрдә, халыкара күргәзмәләрдә, кием фестивальләрендә катнаша, укучыларга рәссам булу серләрен төшендерә”.

Төмән драма театры бинасында ачылган чираттагы күргәзмәгә җыелган тамашачы да күп җылы сүзләр әйтте: “Бергә күз алдына китереп булмаган әйберләр: ком, яфрак, йон, вак таш, нефтьтән искиткеч рәсемнәрен күреп шаккаттык. Тагын да катлаулы япон ысулы – шибори белән тудырган, тукымага төшерелгән рәсемнәрен, киемнәр, декоратив-кулланма сәнгать әсәрләре белән дә танышырга була”. “Бу юлы күргәзмәдә әле бер генә җирдә дә кулланып каралмаган нефть белән ясау ысулы кулланылган. Аның нефть өлкәсендә танылган кешеләр портретларын күргән идек, монда ул нефть белән бергә ком, киез, җир, йон, вак ташларны да иҗат эшендә файдаланган”.

Рәссам иҗатын яратучылардан бер төркем
Рәссам иҗатын яратучылардан бер төркем

“Ул себер табигатен, аның кешеләрен тасвирлауга күп көч куйды, ә бу бер дә җиңел түгел. 40-50 градус салкыннарда себер халыкларының тирмәләре урнашкан җирләргә җәяү барасың. Хатын-кызлар йөзләрен каплыйлар, аларга сиздерми генә ялан кул йөз чалымнарын кәгазьгә төшереп өлгерергә кирәк”. “Мин Әлфия Мөхәммәтова белән күптән таныш, аның өендә дә бар яктан да уңган хуҗабикә икәнен дә беләм. Бу рәсемнәрне иҗат итү күпме көч, сабырлык, эзләнү, тырышлык сорый. Бер генә ялгышу да сәгатьләп азапланган хезмәтеңне юкка чыгарырга мөмкин”. Бу тәбрикләү сүзләрендә яңгыраган җөмләләр рәссамның вак, катлаулы, сабырлык, осталык сорый торган хезмәтен лаеклы бәяләү иде.

Күргәзмәдәге 60лаган эш арасында рәссам башкарган барлык ысуллар белән дә танышырга мөмкинлек булды. Әлфия Мөхәммәтова һәркайсына аерым тукталып, эш тәртибе турында сөйләде. Монда җыелган дуслары, туганнары өчен бу горурлык булса, укучылары, аның иҗатын яратучыларга зур дәрес иде.

Нефть табигый материал булганга, аның рәсемнәргә дә ниндидер табигый җылылык өстәве, үзенә күрә бер яктылык бирүе аерып әйтелде. Әлфия ханым нефтьнең бер генә кылкаләмгә дә буйсынмавын, бармак белән эш итәргә мәҗбүр булуын билгеләп үтте.

Ә төрки темалардан рәссам киездән ясалган татар әлифбасын Төмәндә үткән федераль Сабантуйда тәкъдим итте. Киләчәктә мөселман төсмерләрен кертеп зур күргәзмә әзерләргә планлаштыруы турында белдерде.

XS
SM
MD
LG