Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Агым: кем җиңде, кем җиңелде?


Русия президенты Путин Көньяк Агым газ үткәргеченнән баш тартты. Моны ул Европа өчен зур югалту дип күрсәтергә теләде. Чынбарлыкта кем җиңелде?

Проекты 10 ел элек әзерләнеп төзелеше 2012 елда башланган Көньяк Агым Русия газын Кара диңгез астыннан салынган үткәргечләр аша Болгарстанның Варна шәһәренә куып Маҗарстан, Сербия һәм Австриягә таратырга тиеш иде. Баштан ук кыйбатка төшәчәге билгеле булган бу проект Русия өчен күбрәк сәяси яктан мөһимрәк иде.

"Русия газының зур өлеше Европага Украина аша килә. Яңа үткәргеч "катлаулы күршеләрне" уратып узып газны турыдан Европага куа алыр иде. Моннан тыш Русиянең көньяк Европада йогынтысы артыр иде. Бай булмаган Болгарстан, Маҗарстан һәм Сербиягә нефть тә кирәк", дип яза Британиянең The Financial Times.

Көньяк Агым харитасы
Көньяк Агым харитасы

​Белгечләр Русиянең Төркия белән яңа килешүе Көньяк Агымны алмаштыра алмый дип саный. Мәскәүнең газны Европага Төркия аша куу нияте ахыргы чиктә Көньяк Агым проекты кебек катлаулы булачак. Көньяк Агымнан баш тарту кемгә файдага, кемгә зыянга?

Иң зур файда Төркиягә

Төркия үзен елларча Европа Берлегенә омтылучы ил дип күрсәтергә тырышты. Хәзер Рәҗәп Тайип Эрдоган җитәкчелегендә үсеш алган сәяси исламчылык һәм авторитар алымнар белән Төркиянең Европадан читләшүе күзәтелә. Русия газы ачкычын үз кулына алган Төркия өчен бу килешү зур җиңү. Европа моннан соң Төркияне санларга тиеш булачак.

Иң зур зыян Көньяк Европага

Болгарстан һәм Сербия 2009 елның салкын кышын әле дә хәтерли. Русия Украинага газ бирүне туктатып торуы аркасында бу илләрдәге халык өйләрендә җылысыз калды. Германия бу вазгыятьтән файдаланып үзен газдан өзмәс өчен Төньяк Агымны салып бетерде. Көньяк Европа илләре Көньяк Агым проекты китерер дип өмет иткән газдан гына түгел, яңа эш урыннары, Русия белән сәүдәне арттыру һәм газ транзиты кебек өстәмә табыштан колак какты.

Кытай һәм Украина җиңде

Путинның Пекинга сәфәре вакытында Русия белән Кытай киләсе 30 елда 38 миллиард м3 газ үткәргече салырга килеште. Русия газы хәзер көнбатышка түгел, күбрәк көнчыгышка җибәреләчәк. Кытай үз өстенә төбәктә сәясәтне билгеләүче ролен ала.

Кыска вакытка булса да Украина да җиңел сулап куйды. Көньяк Агымны Русия Украинага каршы куллана алыр иде. Проект тормышка ашмагач Русия Украина аша Европага газ кууны дәвам итәчәк. Кимендә Төркиягә үткәргечләр сузылганчыга кадәр Мәскәү белән Киев арасында сөйләшүләр булырга тиеш.

Европа Берлеге һәм Азәрбайҗан җиңелде

Европа күптән инде газ мәсьәләсендә Русиядән бәйлелекне киметү чараларын күрә, шуңа күрә Көньяк Агым проектының туктатылуы зур зыян китермәячәк. Проектка тотылган акчаларның югалуы һәм багланган өметләрнең чәлпәрәмә килүе Болгарстан, Сербия, Маҗарстан, Словения, Хорватия, Австрия һәм Италиянең ачуын чыгарачак. Брюссельдә утыручылар болай да Русия сәясәтенә бик сизгер. Берлек эчендә яңа каршылыклар туарга мөмкин.

Азәрбайҗан Европага Русия газы урынына үзенекен тәкъдим итә алыр иде, әмма ул бик аз. Моннан тыш Азәрбайҗанның Европага газ куучы үткәргечләре Төркия аша салынган. Анда Русия үткәргечләренең дә булачагы Азәрбайҗанның планнарын боза.

Русия җиңдеме, җиңелдеме?

"Проект башыннан ук бик кыйбат (19 миллиард доллар) һәм Русия өчен файдасыз инвестиция иде", ди Мәскәүдә эшләүче финанс күзәтүчесе Крис Уифер. Кремль чираттагы тапкыр Европа Берлегенә "соңгы сүзне Русия әйтә" дип күрсәтергә теләде. Икенче яктан, инде күпме көч һәм акча кертелгән проекттан баш тартып Путин үзенең стратегик йомшаклыгын күрсәтте дигән фикер дә бар. Яңа базарлар ачарга чакырганда элекке ышанычлы сатып алучыдан баш тарту файдага була алмый ди белгечләр. Русиянең табигый байлыкларыннан башка дөньяга сатар әйбере юк. Аларын сату да авырлаша бара.

XS
SM
MD
LG