Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грозныйда кораллы сугышчылар һөҗүмендә 10 полиция хезмәткәре һәлак булды


Грозныйдагы Матбугат йорты яна
Грозныйдагы Матбугат йорты яна

Грозныйда махсус операция вакытында 10 полиция хезмәткәре һәлак булган һәм тагын 20 хезмәткәр яраланган. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә. Хакимиятләр тыныч халык арасыннан зыян күрүчеләр юк дип белдерә.

Пәнҗешәмбе төнендә коралланган сугышчылар төркеме Грозный шәһәренең Матбугат йортын кулларына төшерде. Аңа кадәр исә кораллы сугышчылар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән атышты. Атышта полициянең берничә хезмәткәре һәлак булды. Соңрак Матбугат йортына үткән җиде кораллы сугышчының да үтерелгәнлеге хәбәр ителде. Аннары, махсус опецациягә җитәкчелек иткән Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров кораллы сугышчыларның тагын бер төркеменең шәһәр үзәгендәге 20нче мәктәпкә кереп бикләнүләре турында белдерде.

Күрүчеләр әйтүенчә, Грозныйның берничә бистәсендә атыш тавышлары ишетелгән. Бу һөҗүмне "Имарат Кавказ" дип аталган террор төркеме үз өстенә алды. Бу хакта кораллы сугышчыларның сайтларының берсендә хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG