Молдовада парламентка сайлауда күпчелек тавыш җыйган өч Европа яклы фирка хакимияттәге коалиция төзи башлаулары турында белдерде.
"Либерал-демократик фирка рәисе Влад Филат, Демократик фирка лидеры Мариан Лупу һәм Либерал фирка башлыгы Михай Гимпу хакимияттәге коалиция төзү турында килеште. Алдагы дүрт елга идарә програмын төзү өчен эшче төркем булдырылды", дип белдерә Либерал-демократик фирканең матбугат хезмәте.