Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия кайбер якын илләргә поездларны туктата


Русия тимер юллары ширкәте 2014 елның 14 декабреннән Азәрбайҗан, Украина, Казакъстан һәм Таҗикстанга поездларның туктатылуы турында хәбәр итте. Әлеге карар бу юлда йөрүнең табыш китермәве сәбәпле кабул ителгән.

Элекке елларда поездлар җәдвәле җәй көннәре үзгәрә иде. Әлеге үзгәреш кимендә бер ел гамәлдә булачак дип хәбәр ителә.

Беларус, Үзбәкстан, Молдова һәм Абхазиягә поездлар элекке җәдвәл белән йөрәячәк.

XS
SM
MD
LG