Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сиднейда коралланган кеше кафе кунакларын тотык итеп алды


Сиднейда тотыклар алу
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:25 0:00

Сиднейда тотыклар алу

Австралиянең Сидней шәһәрендә иртәнге сәгатьләрдә шәһәр үзәгендәге бер кафега коралланган бер кеше кереп анда утыручыларны тотык итеп алды. Берничә кешегә гарәп хәрефләре язылган кара әләм тотып тәрәзәгә кулларын куеп торырга кушылган.

Полиция шәһәр үзәгеннән кешеләрне чыгарды. Премьер-министр Тони Эбботт тотык алучыларның сәяси таләпләре булырга мөмкин дип белдерде.

Берничә сәгатьтән тотыкларның берничәсе кафедан качып чыга алган. Полиция коралланган кеше белән сөйләшүләр башланды дип хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG