Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар телен өйрәнергә теләүчеләр арткан


Кырымтатар телен интернеттан да өйрәнеп була
Кырымтатар телен интернеттан да өйрәнеп була

Кырымда телләр укытуны оештыручы ширкәтләр кырымтатар теленә кызыксынуның артуын белдерә.

"Элек ике-өч ай эчендә без көчкә 5-6 кешене җыя идек. Хәзер кешеләр үзләре безне эзләп килә, дусларын безгә җибәрә", дип сөйләгән Qirim.Aqiqat сәхифәсенә Акмәчеттәге "Лексикон" лингвистика үзәге хезмәткәрләре.

Укытучылар сүзләренә караганда, телне өйрәнергә килүчеләр арасында башка милләт вәкилләре дә күп. Күршеләре һәм якын дуслары кырымтатарлар булган башка милләт вәкилләре кырымтатар теленең кешегә яхшылык тели торган сүзләргә бай булганын, андый сүзләрне өйрәнергә теләгәннәрен әйтә диде "Лексикон" үзәге укытучысы Тамила Абдувелиева.

"Онкология диспансерында эшләгән бер яшь кенә хатын-кыз килгән иде. Каты авырулар белән эшли иде ул. Курсларга ул авыруларга, бигрәк тә олы кешеләргә ярдәм итеп ана телләрендә ягымлы сүзләр өйрәнер өчен килгән иде", диде Абдувелиева.

Түләүле дәрескә йөрергә мөмкинлеге булмаганнар Кырым диния нәзарәте каршындагы "Къардашлыкъ" яшьләр оешмасындагы курсларга йөри ала. Анда да төрле дин һәм милләт кешеләренең йөрүе хәбәр ителә.

Кырымтатар телендә китаплар һәм сүзлекләр бик аз. Быел акча җитмәү һәм башка сәбәпләрдән кырымтатар телендәге күп кенә китапларны чыгару кичектерелде. Узган ел UNESCO кырымтатар телен "юкка чыгу янаган телләр" исемлегенә кертте.

XS
SM
MD
LG