Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икътисади кризис сәяси тотрыксызлыкка китерә ала


Март аенда Мәскәүдә Путин сәясәтен яклау чарасы
Март аенда Мәскәүдә Путин сәясәтен яклау чарасы

Русиядә Путинга алмаш юк дигән фикер тагын да ныгыды. Социаль-иктисади авырлыклар сурәтендә милләтара киеренкелек арту куркынычы бар.

Русиянең Украинада алып барган сәясәте күптән хәл ителә алмаган бер проблемага юнәлеш бирде. Советлар Берлеге таркалганнан бирле Русиядә бердәм милләт төзү омтылышы бара. Киң җәмәгатьчелек тикшерүенә чыгарылмый гына милли стратегия кабул ителде. Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрдән һәм православ руханиларыннан Русия дәүләтенең нигезен руслар тәшкил итә дигән сүзләр ишетелә.

Ил җитәкчелегенең Украинаны "наши" белән "фашисты" арасындагы сугыш итеп кенә күрсәтүе халык аңына "үзебезнекеләрнең" урыслар булуын сеңдерде. Украинадагы хәлләрне Русия телевидениесе яктыртканча карап баручыларның үзаңында инде билгеле бер якка үзгәрешләр булды, дип сөйләде Азатлыкка Мәскәүдәге Карнеги үзәге белгече Мария Липман.

"Озак еллар Русиядә "русияле" бер милләт төзү омтылышы бара. Әлегә аның исеме дә, җисеме дә билгеле түгел иде, моңарчы моның белән сак булдылар. Хәзерге шартларда шундый билгесезлек дәвам итсә яхшырак булыр иде", ди Липман. Моны ул үзбилгеләнү сәясәтенең "рус дөньясын" гына күтәреп башка милләтләрне түбәнсетү күренешенең көчәюе белән аңлата.

"Бу сүз (рус дөньясы) белән Русиянең экспансиясе (чит җирләрне яулавы) аңлатыла. "Анда урысларны эзәрлеклиләр" дип Русия чит илгә гаскәр җибәрә. Русия күпмилләтле дәүләт булып кала. Татарстан Русиянең иң мөһим төбәкләрнең берсе. Республика исемендә аның нигезен тәшкил итүче милләтнең исеме бар. Андый төбәкләр тагын бар Русиядә. Бүгенге көндә Русиядә киеренкелекнең артуын теләгән кеше генә "рус дөньясы" дигән сүзне кулланачак", ди Мария Липман.

Русия белән башкача идарә итеп булмыймы?

Узган атнада ЮКОСның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковский "Эхо Москвы" радиосына әңгәмәдә үзен Русия президенты Владимир Путин белән чагыштырды. Аның чорында бөтен бизнесы җимерелгән, үзе озак вакытка төрмәгә утыртылган Ходорковский Путинны тәнкыйтьләсә дә, ил белән идарә итүгә килгәндә икесе арасында охшашлыклар күбрәк.

"Мин Русия буйлап күп йөрдем. Мәскәүдә бер төрле яшиләр, төбәкләрдә бөтенләй башка төрле сәясәт. Алай була алмый," дигән Ходорковский.

Русияне ул көчле һәм бердәм ил итеп күрә. Бу максатка ирешү юлы да Путинныкыннан аерылмый, берләшү "рус дөньясы" тирәсендә генә мөмкин дип саный Ходорковский.

Карнеги фонды белгече Мария Липман Ходорковскийның кайчан да булса Русиядә хакимияткә керү ихтималына борчылмаска кушты.

"Халык аның ничек баеганын әле дә хәтерли. Җәмәгатьчелек фикере бу мәсьәләдә бер дә үзгәрмәгән. Халык Советлар берлеге таркалгач Ельцин чорында баеп калучыларга бик ачулы һәм Русиядә Ходорковскийны хакимияткә китермәү өчен төрле юллар уйланылган", ди Липман.

Әмма Русия турында сөйләгәндә илнең үзендә дә, читтә дә дәүләтне "рус дөньясы" төшенчәсе белән тәңгәлләштерү бик нык борчый, ди Мәскәүдәге аналитик.

"Алда шактый җитди социаль-икътисади проблемалар тора. Дөньяда да андый тәҗрибә бар - көндәлек яшәү авырлашкан саен милләтара киеренкелек тә арта. Милли сәясәттә билгесезлек иде, әмма ул яхшырак иде. Шулай билгесез булып калсын иде ул әлегә", ди Мария Липман.

Ике ел элек Кремль сүзләренә ышаныч юк иде

Ике ел элек Путин президентлыкка килгәндә Русия җәмгыятендә үзгәрешләр булыр кебек иде. Моны Мария Липман 2012 ел йомгакларына багышланган әңгәмәдә дә фаразлады. 2014 елда Путинның халык арасындагы абруе ышанмаслык дәрәҗәгә күтәрелде. Халыкара Гэллап институты уздырган фикер белешүгә караганда, июнь аенда Путинны 83% яклый иде. (2012 елда 50%). Бүгенге көндә дә икътисади авырлыкларны Путин сәясәте белән аңлатучылар бик аз. Путинга алмаш юк дигән төшенчә ныгыды.

XS
SM
MD
LG