Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себерне Олбрайттан яклау өчен аюны уятырга телиләр


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров (с) АКШның элекке дәүләт секретаре Мадлен Олбрайт (у) белән
Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров (с) АКШның элекке дәүләт секретаре Мадлен Олбрайт (у) белән

Русиягә ясалган чикләүләр басымын Путин Кырымны аннексияләүгә җавап дип түгел, ә Себерне тартып алу планнарының бер өлеше дип каравын белдерде. Русия махсус хезмәтләре бу Көнбатышның шушы "яшерен мәкерен" бик үзенчәлекле ысул белән фаш иткән булып чыкты.

Журналистлар белән елга йомгак ясау очрашуында Русия президенты Владимир Путин икътисади чикләүләрнең Кырымны аннексияләгән өчен җавап булуын кире какты һәм бу чикләүләрне Көнбатышның Русия табигый байлыкларын тартып алу максатындагы яшерен планының бер өлеше дип сурәтләде.

Путин урыс халкының символы булган аю турында яңа кыйссасын – Көнбатышның аюны чылбырга бәйләп, аның тырнакларын һәм тешләрен суырып алу турында хыяллануын – сөйләгәннән соң, үзенең әлеге теориясен дәлилләргә маташып, "исәпсез-хисапсыз байлыкларга ия Себернең бары Русиянеке генә булуы гадел түгел дигән сүзләрне ишеттек бит инде" дип тә өстәде.

Русия президенты бу сүзнең иясен атамаса да, чыгышын дәвам итеп XIX гасырның беренче яртысында АКШның Мексикадан Техасны тартып алуы турында әйткәннәренә, һәм аларга ярый, безгә юкмы дип өстәвенә караганда, ул АКШны күз алдында тота дип исәпләргә кирәк.

Bloomberg агентлыгы күзәтүчесе Леонид Бершидский Путинның Себер турындагы сүзләренә аңлатма биреп, аның Русия матбугатында һәм блогларында куертылган бер имеш-мимешкә нигезләнгән булуын әйтә. Әлеге имеш-мимешкә караганда, АКШның элекке дәүләт секретаре Мадлен Олбрайт, янәсе, Себернең зур байлыклары Русиянеке генә түгел, ә бар кешелекнеке булырга тиеш, дип әйткән булган икән кайчандыр.

Олбрайттан ничә мәртәбә сорасалар да, ул мондый сүзне әйткәнлеген кире кагып килде. Өстәвенә, аның мондый сүзләр әйткәнлеген раслаучы бернинди аудио яки видеоязмалар да юк. Шуңа да карамасатан, Русиядәге режим яклы блогерлар, журналистлар һәм Кремльнең үзендәге югары түрәләр һаман бу турыда сүз куерта килә.

Әле 2007 елда Moscow Times газетына Путин бу турыда "Мин кайбер сәясәтчеләрнең башында андый идеяләр уйнавын беләм", дип белдергән иде.

Дмитрий Рогозин Тула өлкәсендә танк белән фотога төшә, 9 сентябрь 2014
Дмитрий Рогозин Тула өлкәсендә танк белән фотога төшә, 9 сентябрь 2014

Ике ел элек Русия премьер-министры урынбасары Дмитрий Рогозин да, Көнбатышта күпләр, шул исәптән Себер байлыклары турында хыялланучы Мадлен Олбрайт та, Путин хакимиятенең җимерелүен тели, дип язып чыкты.

Шул ук елда Правда газетында басылган мәкаләдә дә зур байлыкларга ия Себернең бер генә илнеке булмаска тиешлеге турындагы сүзләрне Олбрайт әйткәнлеге белдерелде. Мәкалә авторы Павел Чернышев бу сүзләрнең чыганагын китермәсә дә, аның әлегә табылмавы берничек тә Олбрайтның Русия дусты булуын расламый дип яза.

Николай Патрушев
Николай Патрушев

Октябрь аенда Русия иминлек шурасы секретаре Николай Патрушев хөкүмәт басмасы булган "Российская газета"га интервьюда: "Күп кенә американ экспертлары, шул исәптән АКШның элекке дәүләт секретаре Мадлен Олбрайт "Мәскәү хакимияте астындагы җирләр шул кадәр зур ки, ул аларны үзләштерерлек хәлдә түгел, шуңа күрә алар барлык кешелеккә хезмәт итми" дип исәпли" дигән иде.

Патрушев моңа бернинди дәлил яки чыганак китерми генә: "Табигать ресурсларының гаделсез рәвештә бүленгәнлеге һәм башка илләргә дә аны ирекле рәвештә куллану мөмкинлеге булдыру кирәклеге турында сүзләр дәвам итә", дип белдерә.

Шулай итеп, Олбрайтның болай дип әйтүен инде беркем дә тикшереп тормый, чыганак турында уйлар тормый, ә шикле сүзләр үз тормышы белән яши бирә.

Moscow Times журналисты Анна Смольченко уздырган тикшеренүгә караганда, Олбрайтның Русиядәге байлыкларга көнләшүе турындагы сүзләр Русия яшерен хезмәтләренең элекке генерал-майоры Борис Ратников белән 2006 елгы интервьюдан башланганга охшый. Ратниковның шунда "Российская газета"га әйтүенә караганда, Русия яшерен хезмәтләрендә ("спецслужба"ларында) кешенең ни уйлавын белүче махсус бүлек бар икән, һәм алар 1999 елда Олбрайтның ни уйлавын тикшергән.

Генерал әйтүенчә, аның коллегалары Олбрайтта славяннарга карата паталогик нәфрәт булуын һәм дөньяның иң зур табигый байлыклары Русиядә булуга ачуы чыгуын ачыклаган.

Олбрайтның ни уйлавын каян белүләре турындагы сорауга җавап биреп, генерал Ратников тикшерүчеләрнең Олбрайт фотоларын өйрәнүе турында сөйләгән. Ратников әйтүенчә, махсус бүлек хезмәткәрләре Олбрайтның фотосына карап, аның аңына тоташкан һәм шулай итеп аның ниләр уйлавын ачыклый алган.

Хәзер инде менә шул узган гасырда гади фотодан аңлашылган "мәкерле уй-фикерләр" нигезендә Себерне яклау өчен аюны уятырга телиләр. Русия түрәләре, президент үзе дә, илнең атом кораллары арсеналын ешрак телгә ала башлады. Көнбатышта исә Русия җитәкчелегенең бар дөньяны атом кораллары белән куркытуы дәүләт дәрәҗәсендәге террорчылык буларак кабул ителә.

XS
SM
MD
LG