Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илнар Ялалов гаиләсе белән концерт куйды


Илнар Ялалов гаиләсе белән концерт куйды
please wait

No media source currently available

0:00 0:10:51 0:00

Илнар Ялалов гаиләсе белән концерт куйды

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшләүче җырчы Илнар Ялалов 17 декабрь Казанның филармония залында үз концертын оештырды. Ул тамашада аның мөгаллиме Венера Ганиевадан башлап, иҗатташ дуслары, дүрт яшьлек улы һәм хатыны да сәхнә тотты.

Илнар ноябрь азагында Азатлык радиосына биргән әңгәмәсендә, концертында югары сәнгать әсәрләрен башкарачагын, Хәйдәр Бигичев иҗатына зур игътибар бирәчәген, гаиләсе белән сәхнә тотачагын әйткән иде. Без аның сүзләре чынга ашармы дип 17 декабрь филармония залында үткән концертын тамаша кылдык.

Чыннан да, җырчы Илнар Ялаловның сүзләре хак булып чыкты. Тамаша махсус сценарий буенча барды, җырчының үзенең һәм Хәйдәр Бигичев кебек мәшһүр татар җырчыларының җырлары, төрле телдәге опера әсәрләре яңгырады. Иҗатташ дуслары белән бергә халык җырчысы, остазы Венера Ганиева да сәхнә тотты.

Илнар җырлаганда "Мирас" инструменталь ансамбле тере уен коралларында уйнап торды, Актанышның "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле төрле биюләр белән концертны төрлеләндереп торды.

Концертның иң җылы урыны, Илнарның әтисе Илсур, тормыш иптәше Ләйсән белән җыр башкару мизгелләре булгандыр. Дүрт яшьлек уллары Аяз да читтә калмады, җырлады, биеп күрсәтте. Илнар Ялалов якташларыннан калышмаска тырышып, аларны зурлап "Актаныш егетләре" җырын башкарып, актанышларча затлы концерт оештырырды. "Яңа гасыр" каналы әлеге тамашаны видеога төшерде. Концертның кайбер мизгелләрен без дә "Кызган таба" тапшыруында күрсәтергә булдык.

XS
SM
MD
LG