Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда электр өзелү хаоска китерә язды


Акмәчет утсыз калды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:33 0:00

Узган төндә Акмәчет утсыз калды

24 декабрь Кырымга Украинадан электр энергиясе килү ике сәгатькә тукталып торды. Украин рәсмиләре моны Кырымның электрны артык күп куллануы белән аңлатты. Узган төндә Акмәчет халкы шәһәр үзәгендә ут сүнүгә зарланды.

Чәршәмбе сәгать унбердә Украина Кырымга электр энергиясен бирми башлады. Украин рәсмиләре соңрак моны Кырымның электрны артык күп куллануы белән аңлатты. Эшләми калган сфетофорлар Акмәчәттә юл хәрәкәтен туктатты, кибетләрдә суыткычлар, кассалар эшләмәү кибетләрнең ябылуына китерде. Стационар телефоннар, Русиянең МТС мобил операторының телефоннары өзелде, интернет юкка чыкты. Ике сәгать электр булмау хаоска китерә язды. Кайберәүләр ике көн ут, су булмавын фаразлый.

Кырым хакимияте Украина хәбәр итмичә ярымутрауны электр энергиясеннән мәһрүм иткәнен хәбәр итеп, хәзер инде Кырымга китерелгән мобил газ турбиналы станцияләрне эшкә җигүләрен, Украина һәм Русия энергетика министрлыклары арасында сөйләшүләр барганын белдерделәр. Сәгать бердә электр энергиясе яңадан кабызылды.

Бу ике сәгатьләк сынауны Кырым хакимиятләре үтәмәде дияргә мөмкин. Димәк, аларның мондый хәлгә бөтенләй әзер булмаганы, соңгы тугыз ай дәвамында тиешле эш, кышка әзерләк урынына сафсата, демагогия һәм пропаганда белән шөгыльләнгәне, бөтен нәрсәне хәл итербез, Русия ярдәм итәр дигән вәгъдәләр белән кырымлыларны йоклатып барганы ачылмады. Ике сәгатькә Украинадан электр энергиясенең өзелеп торуы Кырымның хәле Украинасыз нәрсә булачагын күрсәтте.

Ярымутрауда электр энергиясе генә түгел, су мәсьәләсе дә инде март аеннан башлап бик кискен тора. Төньяк Кырым каналы аша Днепр елгасыннан еллар буе килгән суны да Украина бирми башлаганнан соң Кырымның төньяктагы, даладагы авыл хуҗалыгы сусыз бөтенләй юкка чыкты диярлек. Нәтиҗәдә Кырымда ашамлык, җимеш, яшелчәнең нык кимегәне сизелә. Краснодар өлкесеннән Керич бугазыннан, диңгез аша Кырымга йөргән паромнарның да шторм сәбәпле туктап-туктап йөрүләре, чиратлар зур булу, паромнан тиешле дәрәҗәдә машиналар үтә алмавы Кырымга таурлар китерүне авырайтты. Моңа өстәп, рубльнең нык төшүе болай да кыйммәтләнгән ашамлыкларны тагын да кыйммәтләндерде.

Әгәр алга таба Днепрдан су килмәсә шәһәрләрдә дә су кытлыгы булачагы хакта инде күптән сөйлиләр, чөнки Кырымдагы су саклагычларында эчәр су инде җитешми. Акъяр (Севастополь) саклагычында ике атна, бер айлык су калды дигән мәгълүматлар инде ноябрь аенда ук җирле матбугатта язылды. Хакимиятләр исә яңгыр яусын дип “дога кылабыз” диләр. Ярый әле Кырымда әлегә кыш җылы тора, 8-9 градус чамасы. Салкыннар килсә һәм Украина газны да кисеп куйса, хәлләр тагы да начарланырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG