Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмән башкаласындагы шартлауда 30 кеше һәлак булган


Йәмән башкаласы Санада шәһәр үзәгендәге полиция академиясе бинасы каршында машина шартлауда 30лап кеше һәлак булган, 50ләбе төрле җәрәхәтләр алган.

Иминлек хезмәте һәм шаһитлар әйтүенчә, интихарчы шартлаткыч куелган микроавтобусны нәкъ яшьләрнең уку йортына керү өчен документлар тапшыруы вакытына җыелганда гамәлгә китергән. Әлегә шартлату өчен җаваплылыкны үз өстенә алучы булмаган.

Элегрәк мондый һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны «Гарәп ярымутравындагы Әл-Каидә» төркеме алган иде.

XS
SM
MD
LG