Accessibility links

Русия мөфтиләр шурасы: дин тотучыларның хисләрен мыскыл итү булырга тиеш түгел


Русия мөфтиләр шурасы һәм мөселманнар диния идарәсе Charlie Hebdo сатирик журналына булган һөҗүмне хөкем итте, әмма басманың гамәлләрен провокация буларак бәяләде.

Мөфтиләр шурасы әйтелгән һәм бастырылган сүзне мөһимлеген истән чыгармаска, эчке цензура һәм башка мәдәният кешеләрнең хисләрен хөрмәт итәргә чакыра.

«Бу дөньяда провокация булдыру гөнаһы, ул провокациягә бирелүчеләрнең гөнаһларына караганда, мөгаен, куркынычсызрак түгелдер», диелә анда.

Мәскәүдә Франция илчелеге бинасы янына корбаннар истәлегенә кешеләр чәчкләр һәм шәмнәр алып килә.

«Дождь» телеканалы хәбәр итүенчә, илчелек бинасы янына «Франция, без синең белән» дип француз телендә язылган һәм журналдагы карикатура куелган такта тора.

XS
SM
MD
LG