Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тверьдә "Алтынчәч" ике атна эчендә 24 тапкыр күрсәтелде


"Алтынчәч" спектакле
"Алтынчәч" спектакле

Тверьнең "Премьер" театры татар халык әкиятләренә нигезләнеп "Алтынчәч" спектаклен күрсәтте. Бу әсәр театрның даими репертуатрында урын ала.

Тверьнең "Премьер" халык театры иҗат берләшмәсе Яңа ел бәйрәмнәренә татар халык әкиятләре нигезендә рус телендә "Алтынчәч" дип аталган спектакль әзерләде. Театрның сәнгать җитәкчесе Андрей Коряков сүзләренчә, тамашачы һәр спектакльне көчле алкышларга күмгән, махсус шушы әсәрне карыйм дип күрше-тирә шәһәрләрдән килүчеләр дә булган.

Театр җитәкчелеге Яңа ел алдыннан һәм балаларның каникулларында "Алтынчәч"не егерме тапкыр уйнарбыз дип уйлаган булган, әмма тамашачылар соравы белән тагын дүрт спектакль куелган. Тамашачылар үтенече белән бу әсәрне театрның даими репертуарына алырга карар кылганнар. Бүген "Премьер"да олылар өчен даими алты әсәр уйнала. Алга таба исемлеккә балалар һәм олылар өчен "Алтынчәч"тә өстәлә.

"Алтынчәч" спектакле
"Алтынчәч" спектакле

Социаль челтәрләрдә "Алтынчәч"кә бары тик мактау сүзләре генә. "Без әле дә спектакль тәэсирләрендә. Булдырдыгыз! Үсмерләр шундый талантлы, әсәр җиңел һәм күңелле итеп куелган. Карасагыз һич үкенмәссез. Яшь тамашачылар театрына караганда сезнеке мең тапкыр яхшырак!", дигән язу калдырган Ирина Сидоренко.

Коряков "Алтынчәч"не куйганда татар рухын, гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрне булдыра алганча тамашачыга җиткерергә тырышканнарын әйтә.

"Алтынчәч" спектакле
"Алтынчәч" спектакле

"Татар әкиятләре, гомумән, бик кызыклы. Ни өчен бу спектакльне куйдык соң дигәннән, безнең белән даими эшли торган язучы-драматург Ирина Верховцева бар. Аның нәселендә татарлар да булган. Ул безне башта татар әкиятләре белән таныштырды һәм алар нигезендә "Алтынчәч" дип аталган заманча бер әсәр язды. Икенчедән, татарларның Русиядә халык саны буенча икенче урында торуын да онытмаска кирәк. Максатыбыз шәһәрдә яшәгәннәрне татарларның гореф-гадәтләре һәм фольклоры белән таныштыру да иде", ди Коряков.

"Премьер" "Алтынчәч"кә кадәр ирланд, Скандинавия илләре халыклары, рус әкиятләре нигезендә спектакльләр куйган булган.

"Алтынчәч" спектакле
"Алтынчәч" спектакле

"Барлык әкиятләр дә игелеккә, гаделлекә, намуслы булырга, бер-береңне ихтирам итәргә чакыра. "Алтынчәч"тә патша тирәсендә барган вакыйгаларда Шүрәле, Су анасы, һәм патша хатынын урлаган җен, аннан да кала башка персонажлар – Әминә, Айдар һәм калган геройлар аша без татар рухын тулысы белән бирергә тырыштык", ди Коряков.

"Премьер"ны дәүләт финансламый, хосусый халык театры ул. Монда өч төркем артистлар эшли. Беренче төркемдә – зурлар, алар төрле урыннарда эшлиләр, төп эшләре сәнгать белән бәйләнмәгән. Икенче төркемдә – үсмерләр. Өченче төркем – мюзикллар театры. Коллективларында 200дән артык кеше эшли. Театр яратканга сәхнәгә чыга алар, акча түләнми. "Премьер" оешканга 22 ел.

2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренә күрә, Тверь шәһәрендә 411 меңнән артык кеше яши, шуның эченнән 1714е татарлар.

XS
SM
MD
LG