Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донецкида атышларда ике кеше һәлак булган


Донецкида атнакич көнне барган атышларда ике кеше һәлак булган, җидесе яраланган. Бу хакта УНИАН хәбәр итә. Аеруча да шәһәрнең Киев, Киров, Куйбышев, Петровски районнарында каты атышлар булган. Донецки мэриясе сәхифәсендә хәбәр ителүенчә, күп кенә йортлар, инфраструктура, коммуникацияләр зыян күргән.

Донбасста операция барган урында узган төндә хәл катлауланган. Бу хакта Facebookтагы штаб хәбәрендә әйтелә.

Русия тарафлы сепаратистлар утны туктату режимын 34 тапкыр бозган һәм украина хәрбиләренә авыр техникадан ут ачкан.

Украина хәрбиләренең сепаратистларга каршы чаралар алып барган штабында атышларның артуын Донбасска 11нче Русия һуманитар кәрваны килү белән бәйлиләр. Киев һуманитар ярдәм дип алдап Мәскәүне кораллар китерүдә гаепли. Русия бу гаепләүләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG