Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кризис җыр һәм бию ансамбле планнарына тәэсир итмәс дип өметләнәм"


Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле 2015 елда татар гаскәриләренә һәм татар туена багышланган програмнар эшләргә җыена.

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Айрат Хәмитов 2015 елда татар гаскәриләренә һәм татар туена багышланган програм эшләячәкләрен әйтә. Русиядәге кризис иҗади планнарга тәэсир итмәс дип өметләнә ул. Хәмитов Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Русия җитәкчелеге "итәкләрне җыярга", бюджет акчаларын кысып тотарга боера. Бу күрсәтмәләр җыр һәм бию ансамбленә дә кагылырмы?

– Шәхсән үзем бу көннәрдә 1812 елларга китеп, төрле уйлар белән утырам. Биюләр дә куя башладык инде. Яңа програм иҗат итү белән янабыз. Татарларның нинди югары дәрәҗәләрдә булганнарын күрсәтәсем килә. Татарлар Русиядәге патшаларны да, шулай ук Литвадагы патшаларны да саклаганнар. Минем безнең ирләрнең горур һәм затлы атларда көчле, җиңелмәс гаскәриләр булганнарын күрсәтәсем килә. Бу тема белән мин берничә ел шөгыльләнәм, китаплар укыйм. Бу яңа тамаша 2015 елның декабренә әзер булыр дип уйлыйм.

Айрат Хәмитов
Айрат Хәмитов

Быел тагын бер яңа програм җыя башладык, ул татар туе турында. Татарларның ничек туй үткәрүләрен дөньяга күрсәтәсебез килә. Аннары бу тамаша гореф-гадәтләребезне онытмау өчен дә сәхнәгә куела. Туйга мөнәсәбәтле биюләр ансамбльдә элегрәк тә куелган булган. Аларны яңадан торгызып, яңа киемнәр, яңа көйләр белән яңартып, тулылындырып күрсәтәсебез килә. Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү (фольклор) үзәге белгечләренең киңәшләре бу татар туена багышланган програмга ярдәм итәр дип уйлыйм. Туйның бик күп күркәм күренешләре бар бит: ничек киленне озаталар, ничек килен төшә, ничек кода белән кодагый очраша һәм башкалар. Әлегеләрнең бөтенесен дә халыкка күрсәтәсебез килә.

– Финанс кыенлыклары бу програмнарны эшләргә киртә салмасмы?

– Аллага шөкер, Татарстан дәүләте җыр һәм бию ансамбленә булышып тора. Мин горурланып әйтәм, Татарстан президенты һәм мәдәният министрлыгы ягыннан да җылы мөнәсәбәт безгә. Финанслар мәсьәләсендә кыенлыклар булмас дип уйлыйм. Безгә декабрь ае ахырында 2015 елның мәдәният гранты бирелде һәм без, 2014 елда Русиядә һәм Татарстанда мәдәният елы уңаеннан, "Иң яхшы мәдәният учагы" дигән грант оттык. Бу акчаларга яңа костюмнар тектереп ниятләгән програмнарны тормышка ашырырбыз дип торам.

– Сәфәрләргә килгәндә?

– Әлеге грантлар безнең иҗатыбызны, татар сәнгатен башка милләтләргә күрсәтергә дә мөмкинлек бирә. 13 мартта Илһам Шакировның 80 яшьлеге уңаеннан Мәскәүнең Кремль залында чыгыш ясаячакбыз. 12 апрельдә без Уфада концерт куябыз һәм аннан соң Башкортстан буйлап чыгып китәбез. 18-19 апрельләрдә Ханты-Манси автоном бүлгесенең зур шәһәрләрендә чыгыш ясыйбыз.

XS
SM
MD
LG