Европа һава аланнары коридорларда илнең сурәтләрен күрсәтүче фотогалереяләр элә. Гадәттә анда галимнәр, спортчылар, кино йолдызлары һәм күпләргә таныш манзаралар урнаштырыла. Бу – дәүләтнең визит картасы һәм ул юлчыга илдә нәрсәләр белән очрашачагы турында сөйли. Мәскәүдәге Шереметьево һава аланы коридорында безнең хәбәрчебез "әдәпле яшел кешеләр", Яңа ел сарыклары, футболкаларга ясалган Владимир Путин һәм телевидение тапшыруы алып баручы Андрей Малаховның тулы буйга ясалган рәсеме белән очрашты.
Шереметьевода "Урыс язы"
Кырымны аннексияләү һәм Украинаның көньяк-көнчыгышына сепаратист көчләр кертү белән билгеләнгән "Урыс язы" Русиянең яңа брендына әверелгән. Шереметьево һава аланында юлчыларны "яшел кешеләр" каршылый.
1
Шереметьевода "әдәпле яшел кеше"
2
Хәзер инде ул сәүдә брендының бер өлеше
3
Урыс стиле
4
Корея туристлары
5
Урыс көчләренең башлыгы
6
Русиянең Кара диңгездәге көчләре хезмәткәре
7
Милләт атасы
8
Андрей Малахов
9
Чит ил малы
10
Сарык елын каршылау билгесе