Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Путин сурәтле тауарлар арта, әмма казаннар аларга битараф


Казан һава аланында "Армия России" сату ноктасы эшли
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:14 0:00

Казан һава аланында "Армия России" сату ноктасы эшли

Казан халыкара һава аланында "Армия России" сату ноктасы путинлы футболкалар белән тулган. Башка сувенир сату урыннарыннан аермалы буларак, монда махсус рөхсәтсез фото-видео төшерү тыела. Әлеге хәлне кибет җитәкчеләре "Армия России"ның илнең саклану министрлыгына бәйле булуы белән аңлата.

"Армия России" "Военторгцентр" җәмгыятенең үз сату маркасы дип санала. "Военторгцентр" Русия саклану министрлыгын көнкүреш тауарлары белән тәэмин итә. "Армия России" сату ноктасы – шуларның берсе. Казанда алар 2015 елның декабрендә ачылган.

Сатучы Надежда фикеренчә, "Армия России" кибетенең төп максаты – халыкта Русиягә карата горурлык, патриотизм хисен уяту, шулай ук яшь егетләргә армия сафларында хезмәт итүне пропагандалау һәм сәламәт яшәү рәвешенә өндәү. Сату ноктасының иң үтемле тауары – ул Русия президенты Владимир Путин сурәте төшкән футболкалар.

“Бездә шулай ук ир-атларга кирәкле көнкүреш әсбаплары, юыну кирәк-яраклары, пычкы һәм пычаклар, язу кирәк-яраклары, киемнәрдән җылы кофталар һәм путинлы футболкалар сатыла”, дип белдерде сатучы.

“Армия России” сату ноктасы Казаннан тыш, Самар, Екатеринбур, Владивосток, Кырым, Мәскәүдә дә бар. Казанда әлеге кибетнең тагын бер ноктасы Танк хәрби мәктәбе территориясендә урнашкан. Кибет саклану министрлыгы белән бәйле булганга, хәрби мәктәптә фото-видео төшерүгә рөхсәт бирелми, дип аңлатты "Армия России"ның Казандагы вәкиле. Ул "Военторг" җәмгыятенең илнең беренче кешеләре сурәтләрен куллануга рөхсәте барлыгын да әйтте.

Халыкны беренче чиратта Путин төшкән футболкалар җәлеп итә икән. Кайберләре үзләренә сатып алса, икенчеләре чит илдә яшәүче дусларына бүләккә ала. Чит илдәгеләргә Путин кызык дип белдерә кайбер сатып алучылар. Әмма ил президенты, саклану министры Сергей Шойгу төшкән футболкаларга карата тискәре фикердә булучылар да бар.

Мәскәүгә юл тотучы яшь кыз “Армия России” кибете яныннан үткәндә, “Мин бу футболкаларны алмас идем. Беренчедән, кыз бала буларак, миңа кызык түгел, икенчедән, әлеге киемнәр зәвык һәм модалы эшләнмәгән. Мин һава аланында мондый төр киемнәрне сатуның мәгънәсен күрмим”, диде кыз.

Гомумән алганда, Казан аэропортында “Армия России”дан тыш, сувенир сату нокталары җитәрлек. Һава аланының төп бинасына килеп керүгә, сул якта сувенир сату нокталары урнашкан. Анда Казан белән бәйле истәлекләрдән тыш, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, янәдән Русия президенты Владимир Путин сурәтләре төшкән футболка, җәйге баш киемнәр (кепка), чынаяклар да сатыла. Путинлы футболкалар астында “Все путем”, “Кто нас обидет, тот трех дней не проживет. В.В.Путин”, “Самый вежливый из людей”, “Наш президент” дигән язулар да бар.

Казанның үзендә дә Владимир Путин сурәтле тауарларны сатучылар арта. Татарстан башкаласының Парк Хаус сәүдә үзәгендә урнашкан шундый сату ноктасы биш елдан артык эшли, Русия президенты сурәтләре белән 2015 ел азагында сата башлаганнар. Монда путинлы футболкалардан тыш, патриотик рухны уята торган “Сделано в СССР”, “Мы из России”, аю төшкән “Живу в России” язулы киемнәрне дә очратырга була. Футболкаларның бәяләре 500 сумнан башлап 1700гә кадәр җитә. Аерма нидә дип сорагач, сатучысы “гади путинсызлар 500 сумнан сатыла, ә президент сурәте һәм мәсәлән, “Уважай мою власть” кебек язулы булганнары 1500-1700гә кадәр җитә, диде ул.

Президентлы футболкалар ноктасы эшмәкәр (ИП) Богдасаровка теркәлгән. Төп урнашу һәм сату офислары Тверьда икән, киемнәрне дә шуннан алып кайталар, ди камерага сөйләргә теләмәгән сатучы. Йөзен яшерүен, исемен әйтмәвен ул эшсез калудан куркуы белән аңлатты.

Ярты сәгатьләп күзәтеп торганда бер кеше дә футболка сатып алмады. Килеп карап китүчеләр, басып, текәлеп, озак кына сайланып торучылар очрады, ләкин берсе дә тауар алып китмәде. “Бүген көне буе берне генә алдылар, нигәдер клиентлар сирәгәйде бу арада”, диде сатучы кыз.

Сату ноктасы белән танышканнан соң, без Владимир Путин сурәте төшкән футболкаларга карата казанлыларның фикерләрен белергә булдык. Президентлы футболкаларның сатылуы турында күбрәк яшьләр белә, күргәннәре бар. Ләкин мондый киемнәрнең күпләргә кызык булмаганы ачыкланды. Мәктәп укучысы Роман әлеге футболкалар президентны хөрмәт итү һәм аны олылау ниятеннән сатыла дип уйлый, тик үзенең бер тапкыр да алганы булмаган.

Путин сурәтле тауарлар артса да, казанлылар аларга битараф
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:00 0:00

“Мин моны кирәк нәрсә дип уйламыйм, минем өчен бу бары тик мәзәк кенә”, ди ул. Олы яшьтәге Анатолий әфәнде шулай ук үзенең тискәре карашын белдерде.

“Путин Русия президенты булгач, барыбызга да андый футболкалардан йөрергә кирәкмени? Мин әлеге хәлне аңламыйм һәм кирәк дип тапмыйм. Җитмәсә, Путин футболкалары янында аракы сурәте төшкән “после 40 жизнь только начинается” дигәннәрен дә күргәнем бар. Бу бит хәмер пропагандасы, халыкны эчкечелеккә өндәү”, дип борчылып сөйләде Анатолий әфәнде.

Вадим исемле яшь егет үзе сатып алмаса да, Русия имиджы өчен бу әйбәт күренеш булуын әйтте. Аның фикеренчә, футболкадагы сурәтләр ярдәмендә халыкта патриотизм рухын уятмакчылар, Путинны алга этәрү бара. Бу футболкалар туристларда да зур кызыксыну уята дип уйлый егет. Сораштыру үткәргәннәрнең берсе генә: “Әйе, мин президент сурәтле киемнәр сатып алам, бу минем патриотик рухымны арттыра”, дип җавап бирде.

Без сатучыдан, “Ни өчен Татарстан президенты белән сурәтләр юк?” дип кызыксындык. Сорау җавапсыз калды. Ә халык, киресенчә, фикерләре белән бүлеште. “Бәлки Миңнеханов фамилиясенә рифма таба алмыйлардыр, бәлки Миңнехановның үзенә кирәкмидер, бәлки Путинга карата игътибар һәм хөрмәт күбрәктер”, дигән фикерләр яңгырады.

XS
SM
MD
LG