Татарстаннан Русия дәүләт думасына сайланган Александр Сидякин белән Волгоград өлкәсеннән сайланган Олег Савченконың Антарктидадан элемтәгә чыкмый торуы бер җәнҗал булса, аларның бу сәфәре үзе үк икенче бер җәнҗалга әверелеп бара.
Сидякинның Антарктидадагы Винсон тавына Русия әләмен кадар өчен юнәлгәнлеге һәм үзе белән Савченконы да иярткәнлеге ачыкланды. Баксаң, алар әлеге эксклюзив турга эш вакытында, рәсми рәвештә ял алмыйча киткән икән. Ил халкы инде бәйрәм ялларын тәмамлап тирән кризис елының беренче атнасын эшләде, ә аена 450 мең сум хезмәт хакы ала торган депутатлар (икесе дә "Бердәм Русия" аша сайланган "халык хезмәтчеләре") сирәк кешеләргә генә тәти торган манзаралар карап йөри.
Сидякин белән Савченко әлеге турга "Семь вершин" туризм ширкәте аша киткән. Мондый ялга гади халык йөри алмый, бик байлар гына бара ала , турның бәясе -- бер кешегә 43 мең доллар чамасы.
Алексей Навальныйның коррупциягә каршы көрәш үзәге "Семь вершин" ширкәтенә шылтыратып бу турның ничек оештырылуы турында сорашкан.
Депутатлар турны ярты ел элек үк сатып алган булган. Узган елның 15 июлендәге доллар курсы белән санаганда да, кеше башына 1,5 миллион сум туры килә. Хәзер инде бу турларның бәясе 3 миллион сум чамасы.
Ә бу әле Винсон тавына менүне оештыру бәясе генә. Сидякин Антарктидага барып җиткәнче җир шарының башка матур урыннарында да тукталган. Мәсьәлән, Мәскәүдән Мадридка, аннан Буэнос-Айреска очу өчен гади билет 80 мең сум, гадәттә Дума депутатлары ала торган бизнес-класс билетлары исә 500 мең сум тора. Буэнос-Айрестан Сантьягога (20 мең сум), Сантьягодан Пунта-Аренаска (45 мең сум) да очыш булган.
Ягъни бу сәфәр, башка юл чыгымнары белән исәпләгәндә, сәяхәтчеләрнең һәрберсенә кимендә өч ярым миллион сумга төркән булып чыга.
Савченко 2013 елдагы керемнәре турындагы рәсми декларациясендә 3 миллион 942 мең сум, Сидякин 11 миллион 719 мең сум казанганлыгын белдерә. Димәк, Савченко Винсон тавына Русия әләмен алып менеп кадар өчен еллык диярлек рәсми керемен, Сидякин еллык рәсми кеременең өчтән берен кызганмаган дигән сүз.
Бу сәфәр көч структуралары хезмәткәрләренә чит илләргә йөрүне тыю һәм ил башлыгының геополитик уеннары нәтиҗәсендә рубльнең арзанаюы сәбәпле быел ялга бара алмый калган күпләрне уйландырырлык. Ни дисәң дә, халык өчен берсе артыннан икенче тыюлар, чикләүләр кертүче, һәркайда чит ил агетлары күрүче "Бердәм Русия" депутатлары үзләре дә патриотик хисләр белән кайный, ил өчен берни кызганмый икән бит. Әлеге сәфәрдән соң соң Винсон тавында Русия, Татарстан һәм Волгоград өлкәсе әләмнәре җилфердәп, ил халкын яңа үрләр яуларга рухландырып торачак.