Accessibility links

Патриотизмның хайвани йөзе


Евгения Тимонова
Евгения Тимонова

Бер төркем галимнәр кешенең кайбер адымнарын хайваннарда да булган инстинктлар белән аңлата. Патриотизмның килеп чыгышы һәм аның ничек кулланылуы турында укыгыз.

Видеоблогны ярты ел элек Евгения Тимонова башлаган. Үз вакытында биологияне дә, психологияне дә укыган Тимонованы гомер буе кешеләрнең хайваннар дөньясы белән булган тыгыз элемтәсе кызыксындырган. "Хайваннарда кебек" ("Все как у зверей") блогының чираттагы видеосы альтруизм, патриотизм һәм аның килеп чыгышы, аны "дөрес" итеп куллануның нинди нәтиҗәгә китерәчәге турында.

"Кешеләр генә түгел, хайваннар да үзләрен корбан итә белә. Бал кортлары умартаны саклап үләргә әзер. Чаккач та бал корты үзе үлә. "Кампонотус" төрендәге кырмыскаларны исә "интихарчылар" дип тә атыйлар. Алар ояларына куркыныч янаганда ачулары чыгып эчләрен кабарта, шартлый, эчләреннән агып чыккан ябышкак сыекча белән дошманны агулап үтерә, үзләре дә үлә. Хайваннар өчен альтруизм табигый күренеш. Аларны моңа туганлык инстинктлары этәрә. Алар барысы да туганнар, бер ана балалары, бу аңлашыла.

Тагын бер эксперимент. Яши ди шимпанзелар гаиләсе. Гаиләдә вак-төяк тарткалаш чыгып ала, татулашалар да тагын ачуланышалар, тормыш дәвам итә. Бер көнне яннарына икенче бер шимпанзе гаиләсен урнаштыралар. Беренче гаилә шунда ук тату яши башлый һәм берләшә. Алар ярдәмләшә башлый, ризыкларын бүлешә, балаларын тырышып карый, альтруизм бу. Шул ук вакытта бер минутка да күршеләрен игътибардан ычкындырмый. Күселәр белән дә шундый ук эксперимент ясаганнар, нәтиҗәсе шул ук булган. Галимнәр бу фактны инде күптән исбатлаган – читтән янаган куркыныч төркемне берләштерүче иң шәп фактор. Бу кагыйдә барлык хайваннар һәм безнең ата-бабаларыбыз өчен хас булган. Борынгы кешеләр арасында агрессия һәм каршылыклар шул кадәр көчле булган ки, алар кыска гына гомерләренең дә зур өлешен күршеләре белән сугышып уздырган.

Кешелек дөньясы зур үзгәрешләр кичерде. Бүгенге көндә әхлакый нормалар инстинктны җиңә. Җәмгыять үсешен идарә итүче кагыйдәләр һәм кануннар үзгәреп тора, инстинкт шул ук кала – палеолит чорындагы хайваннарныкы кебек. Әмма палеолит чорында инстинкт безгә гомерне сакларга ярдәм иткән булса, бүгенге көндә ул кешеләр белән идарә итү инструментына әйләнде.

Ничек кулланыла бу инструмент?

Сезнең күпмедер җирегез бар ди. Күршеләр дә күпмедер җиргә ия. Күршеләрнең җиренә күзегез төште ди. Халкыгызга, "әйдә сугышып тартып алыйк әле бу җирне, миңа кирәк иде", дисәгез, сезгә беркем дә иярмәс. Әмма күңел кылларын тартып карасагыз, аларның сезнең арттан барудан башка чарасы калмаячак.

"Туганнар" ("Братья и сестры") дип мөрәҗәгать итегез. Алар бер-беренә туган түгел, әлбәттә, әмма альтруизм туганнар арасында яхшы эшли. "Ана-ватаныбызга куркыныч яный. Аны якларга чыгыйк" дип дәвам итегез. Бер дә аптырамагыз, сез теләгән нәтиҗәсе булсын өчен шулай кирәк. Әни чакыра бит, әни чакырган җиргә бармый буламени. Сезне күршенең җиренә сугыш белән керергә чакыралар, "җир әни түгел" дигән уйлар килергә мөмкин башыгызга. Әмма мондый уйлар үзегез генә калгач килер, яныгызда тагын кешеләр күбрәк булса – онытырсыз сез моны. Халык күп җыелган урында "туганнар", "куркыныч яный" дигән сүзләрнең бергә әйтелүе тылсымлы көчкә ия. Шунда ук кешеләрнең альтруизм инстинкты барлыкка килә, һәркем үзен корбан итәргә әзер дәрәҗәгә җитә.

Тагын бер әйбер, чит җиргә һөҗүмгә әзерләнсәгез дә аны "яклыйбыз" дип аңлатыгыз. "Яклау" сүзен ишеткәч кенә альтруизм инстинкты кабына.

Сугыш булмасын өчен патриотизмны юк итәргә кирәк. Юк итәр өчен аның золым икәнен аңларга кирәк. Иң авыры шул...

Шулай итеп халык бөтен эшләрен, проблемнарын ташлап, сезнең белән сугышка чыгып китәргә әзер хәлгә килә. Хәзер сез дошман образын әзерлисез. Психик яктан сәламәт булганнарны кеше үтерергә күндерү бик авыр. Бу да инстинкт, әхлак, рухи халәт белән аңлатыла. Шуңа күрә, кеше кешене үтергәнлеге күренмәсен өчен сез дошманны хайван образына кертегез. Ничек эшләргә моны? Өйрәтәм. Кулымда баш мие. Чып-чын баш мие. Бу баш миендә кайчандыр ниндидер хисләр кабынган. Безне чиркану, җирәнү эмоциясе кызыксындыра. Җирәнү ул – курку, ул объекттан читтә тору теләге. Бу инстинкт борынгы заманнарда пычрак һәм авырулар күп булган чорда безне инфекцияләрдән коткарган. Галимнәр кызыклы нәтиҗәгә килгән. Баш миендә җирәнү өчен җаваплы күзәнәкләрнең активлашуы аның кызгану һәм симпатия кебек инстинктлар өчен җаваплы күзәнәкләрен томалый. Шуңа күрә чиркану хисләре уяткан объектны, ул тере булса да, кызганып булмый. Аны тизрәк юк итәсе килә. Күсеме ул, тараканмы, сукбаймы – мөһим түгел. Тагын бер кызыклы әйбер. Чиркану хисе ни кадәр көчлерәк булса, кеше шул кадәр күбрәк үзе кебекләр янында булырга тели. Социаль өлкәдә бу патриотизм дип атала. "Үзенекеләре" белән ни кадәр якынрак булса, "чит-ят кешелердән" шул кадәр читкә китә һәм күрә алмаслык хәлгә килә. Социаль өлкәдә бу ксенофобия дип атала. Чиркану хисе ни кадәр көчлерәк булса, кеше шул кадәр зуррак ксенофобка һәм патриотка әйләнә.

Дошманны акылга сыймаслык сүзләр белән атагыз, сүздә теләгән кадәр мыскыл итегез – болар барысы да кешенең инстинктларын кузгатып җибәрәчәк. Инстинкт интеллектка караганда күпкә борынгырак һәм ышанычлырак әйбер. Куркытыгыз, халык куркып яшәсен. Курку – патриотик-ксенофоб комплексның нигезе. Көн саен коточкыч хәбәрләр, берсеннән-берсе тузга язмаган фаразлар бирегез. Халкыгыз палеолит чорындагы кебек сугышка әзер булачак. Ксенофобия белән патриотизм дөньяның барлык сугышларының схемасы. Ышанычлы. Ул палеолит чорында ук башланган, хәзергә кадәр эшли.

Сезнең янга бер яктан да туган булмаган, сез белмәгән кешене "әти-әниегез" дип атаган, күршеләрне чиркану хисе уяткан берәр нәрсә белән чагыштыручылар җыела башлый икән – сездән үзегезне корбан итәрсез дип көтәләр".

XS
SM
MD
LG