Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Русия чигендә” Кырымтатар халкы хокукларын яклаучылар тоткарланган


Cинавер Кадыйров
Cинавер Кадыйров

Җомгага каршы төндә кырымтатар халкы хокукларын яклау комитеты координаторлары Эскендер Бариев, Абмеджит Сөләйманов (икесе дә Кырымтатар мәҗлесе вәкиле) һәм Синавер Кадыйров Чонгар “Русия чигендә” хокук саклау оешмалары вәкилләре тарафыннан тоткарланган.

Русия чик сакчылары Бариев, Сөләйманов һәм Кадыйровны Кырымнан “чик” аркылы чыгармаган

Аларны бер кечкенә вагонга ябып куйганнар, шуннан соң чик сакчылары хезмәткәрләре белән ниндидер тарткалаш булган һәм аннары аларга ачкычы алынган машиналарына барырга рөхсәт ителгән.

Милли хәрәкәт вәкиле Синавер Кадыйровны Әрмәни базар бистәсенә мәхкәмәгә алып киткәннәр.

“Аңа имеш “чикне” узып чыкканда администатив тәртип бозган, ягъни чит ил ватандашы буларак 90 көннән артыграк торган дигән гаепләү белдермәкчеләр. Шуның нигезендә Әрмәни базарда мәхкәмә уздырмакчылар”, ди Бариев.

Шул ук вакытта декабрь башында Кадыйров “чикне” узып чыккан булган.

“Хәзер Синавер Кадыйров мәхкәмәне күчерүне сорап мөрәҗәгать язды, чөнки аның безнең кебек үк Истанбулга билеты бар. Ул авыруы турындагы документының копиясен беркетте.

Синавер Кадыйров Истанбулга табипка күренергә барырга тиеш, чөнки бер ай элек аңа операция ясалган иде. Белмим кабул итерләрме юкмы ул документны, чөнки чиктә аны алмадылар һәм барыбер аны мәхкәмәгә алып барачакларын әйттеләр”, диде Барыев.

Ул үзе һәм Сөләйманов “чик” аркылы узып Истанбулга очу өчен һава аланына юл тоткан.

Элегрәк Бариев Кырымда кырымтатар активистларын тоткарлау дәвам итә дип белдерде. Хакимият моның белән үз карашында торган активистларны "сындырырга" тырыша ди ул.

Билгеле булганча, узган шимбәдә спорт киемнәрен кигән кешеләр кырымтатар халкы хокукларын яклау комитеты конференциясен өзәргә тырышта, узган ел декабрендә Бариев, Сөләйманов һәм Кадыйровка Акмәчеттә Кеше хокуклары көне уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә буяу сиптеләр.

XS
SM
MD
LG