Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар хокук яклаучыларын Кырымнан чыкканда Русия чик сакчылары тоткарлаган


Җомгага каршы төндә Акмәчеттә Кырымтатар халкы хокукларын яклау комитеты вәкилләре тоткарланган. Аның берсенә кире Кырымга кертү тыелган.

Кырымтатарлар хокукларын яклау комитеты вәкилләре Эскендер Бариев, Абмеджит Сөләйманов (икесе дә Кырымтатар мәҗлесе вәкиле) һәм Синавер Кадыйров Чонгар "Русия чик капкасында" хокук саклау оешмалары вәкилләре тарафыннан тоткарланган.

Русия чик сакчылары Бариев, Сөләйманов һәм Кадыйровны Кырымнан "чик" аркылы чыгармаган. Алар Истанбулга барыр өчен юлга чыккан булган.

Аларны бер кечкенә вагонга ябып куйганнар, шуннан соң чик сакчылары хезмәткәрләре белән ниндидер тарткалаш булган һәм аннары аларга машиналары янына барырга рөхсәт ителгән, шул ук вакытта аның ачкычын бирмәгәннәр.

Милли хәрәкәт вәкиле Синавер Кадыйровны исә Әрмәни базар (Армянск) бистәсенә, мәхкәмәгә алып киткәннәр.

"Аңа имеш "чикне" узып чыкканда администатив тәртип бозган, ягъни чит ил ватандашы буларак 90 көннән артыграк торган дигән гаепләү белдермәкчеләр. Шуның нигезендә Әрмәни базарда мәхкәмә уздырмакчылар", ди Бариев.

"Хәзер Синавер Кадыйров мәхкәмәне күчерүне сорап мөрәҗәгать язды, чөнки аның безнең кебек үк Истанбулга билеты бар. Ул анда авыруы турындагы документының күчермәсен беркетте. Синавер Кадыйров Истанбулга табибка күренергә барырга тиеш, чөнки бер ай элек аңа операция ясалган иде. Белмим, кабул итерләрме, юкмы ул документны, чөнки чиктә аны алмадылар һәм аны барыбер мәхкәмәгә алып барачакларын әйттеләр", диде Бариев.

Соңрак мәхкәмә Кадыйровка Кырымга керүне тыю турында карар чыгарган..

Элегрәк Бариев Кырымда кырымтатар активистларын тоткарлау дәвам итә дип белдерде. Хакимият моның белән үз карашында торган активистларны "сындырырга" тырыша диде ул.

Билгеле булганча, узган шимбәдә билгесез кешеләр кырымтатар халкы хокукларын яклау комитеты конференциясен өзәргә тырышты, ә узган елның декабрендә Бариев, Сөләйманов һәм Кадыйровка Акмәчеттә Кеше хокуклары көне уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә зеленка сиптеләр.

XS
SM
MD
LG