Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециядә коалиция хөкүмәте төзелде


СИРИЗа сулчылар коалициясе җитәкчесе Алексис Ципрас (у) "Бәйсез греклар" җитәкчесе Панос Камменос белән очрашты
СИРИЗа сулчылар коалициясе җитәкчесе Алексис Ципрас (у) "Бәйсез греклар" җитәкчесе Панос Камменос белән очрашты

Якшәмбе узган парламент сайлавында радикаль сул хәрәкәтнең җиңүе хөкүмәт төзергә җитәрлек булмавы сәбәпле җиңүчеләр хөкүмәткә "Бәйсез греклар" исемле уң партияне чакырды. Яңа коалиция хөкүмәте ​Европа Берлеге белән килешенгән мәсьәләләрне кабат карап чыгуны таләп итә һәм Халыкара валюта фондының биргән кредитлар өчен катгый икътисади чаралар күрү шартына ризасызлык белдерә.

Хөкүмәт башлыгы итеп СИРИЗа сулчылар коалициясе җитәкчесе Алексис Ципрас билгеләнер дип көтелә. Алар сайлауда 36% тавыш, ягъни 300 кешелек парламентта 149 урын алган. "Бәйсез греклар" 13 урын алачак.

Греция тирән бюджет кризисы кичерә. Чираттагы кредитлар яңа хөкүмәт төзелгәнче туктатылган иде.

XS
SM
MD
LG