Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина студентлары Русия студентларына мөрәҗәгать итте


Видеомөрәҗәгатьтән күренеш
Видеомөрәҗәгатьтән күренеш

"Арабызда мәгълүмати упкын. Ишеткән һәр мәгълүматны тикшерегез. Сугышта АКШ һәм Европа гаепле түгел, сезнең белән безнең ил җитәкчеләре гаепле" диелгән бу мөрәҗәгатьтә.

Интернетта Украина студентларының Русия студентларына мөрәҗәгате тарала. Киевтагы авиация университеты Мәскәүдәге авиация университетына, Киев политехник институты Мәскәү дәүләт техник университетына, Тарас Шевченко исемендәге Киев университеты Михаил Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетына, Украина дәүләт финанс университеты Мәскәү югары финанс-икътисад мәктәбенә мөрәҗәгать иткән.

Дүрт минутлык видеода Киевтагы яшьләр Русия студентларына Украинада барган сугыш турында сөйли, телевизорлардан килгән барлык мәгълүматка ышанмаска, аны тикшерергә чакыра. Киләчәктә бу дөнья безнең кулга калачак, дип Украина студентлары Русиядәге яшьтәшләрен уяу һәм акыллы булырга чакыра.

"Хәзер безнең арада зур киртә. Безнең арада бик зур аңлашылмаучанлык. Безнең арада фашистлар һәм украин милләтчеләре, "Уң сектор" һәм "бандеровчылар" турындагы әкиятләр. Чынбарлыкта безнең арада мәгълүмати упкын", диелгән бу видеода.

Әлеге видео авторы Киевтагы дәүләт авиация университетын тәмамлаган Евгений ​Мельник Мәскәү студентларыннан җавап көтә.

XS
SM
MD
LG