Чехия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Русия белән хезмәттәшлекне арттыру планы кысаларында Мәскәүгә яңа дипломатлар җибәрү һәм Казанда Чехиянең сәүдә вәкилчелеген ачу каралган.
Европа санкцияләренә карамастан Русия Чехия өчен сәүдә өлкәсендә иң мөһим партнерларның берсе булып кала. 2013 елда Чехия Русиягә 116 милиард кроналык (дүрт миллиард доллардан артык) тауар саткан. Чехия президенты Милош Земан чикләүләргә каршы булуын һәм Русияне изоляциядә калдыруның файдага китермәячәген әйтеп килә.
Русия төбәкләре белән хезмәттәшлекне җайга салу – Чехия стратегиясенең бер өлеше. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Чехиядә 2013 һәм 2014 елларда булып китте. Татарстан белән Чехиянең Көньяк Моравия дигән төбәге арасында элемтәләр булдырылды. Көньяк Моравияне Татарстан белән беренче чиратта фән һәм тикшеренүләр өлкәсендә университетара хезмәттәшлек кызыксындыра. 2013 елның апрель аенда булган очрашулар вакытында Татарстан вәкилчелеге Чехиянең Темелин атом станцияcен һәм яман шештән дәвалаучы Протон терапиясе үзәген дә барып күргән иде.
Казан белән Прага арасында очкан "Татарстан" һава юллары ширкәте бетерелгәннән бирле ике шәһәр арасында туры бәйләнеш юк. 2015 елның яз-җәй айларында Чех һава юллары ширкәтеннән Казанга атнага ике очыш булачак дип хәбәр ителгән иде.