Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хуҗа Насретдин спектакльгә чакырып Казан урамына чыкты


Камал театры артисты Фәнис Җиһанша Казаннарны "Хуҗа Насретдин" спектакленә чакырып ишәккә атланып урамга чыкты.

Театр директорының маркетинг һәм PR урынбасары Айгөл Дәүләтшина премьераны таныту чараларының Кирмәндә һәм базарда да узачагын әйтә. 6 февральдә Хуҗа Насретдин тамашачылар янында булачак (премьера) һәм нигә нәкъ бу көннәрдә "Казанга килүен" аңлатачак. "Аның зирәклеге бүген бөтенләй башкача яңгыраш табачак", ди Дәүләтшина яңа спектакль турында.

"Хуҗа Насретдин" спектакле Камалда җиденче тапкыр куела. Нәкый Исәнбәтнең бу әсәрен беренче тапкыр 1940 елда уйныйлар.

XS
SM
MD
LG