Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда тагын бер активист – Искәндәр Кантемиров тоткарланды


Кырымда парламент каршында демонстрация. 26 февраль 2014
Кырымда парламент каршында демонстрация. 26 февраль 2014

Акмәчеттәге мәхкәмә кырымтатар активисты Искәндәр Кантемировны, узган елның 26 февралендә парламент каршында тәртипсезлекләрдә катнашуда гаепләү белдереп, тоткарлау турында карар чыгарды.

Тикшерүчеләр тәртипсезлекләр вакытында Кантемиров кешеләргә зыян салган дип белдерә. Аны узган шимбә, өендә тентү үткәргәннән соң, тоткарлаганнар.

29 гыйнварда Акмәчеттә Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгоз тоткарланып, 19 февральгә кадәр сак астына алынды.

Тикшерү демонстрация вакытында бәрелешләрдә ике кеше үлгән дип белдерә. Азатлык радиосы хәбәр итүенчә, ул вакытта хакимияткә каршылар һәм хакимиятләрнең гамәлләрен хуплаучылар арасында бәрелешләр булып, кимендә 30 кеше зыян күргән иде.

Кырымтатарлар активистларны тоткарлауны сәяси золым буларак бәяли һәм узган елгы чараны оештыруның башында аннексияләнгән Кырымның хәзерге башлыгы Сергей Аксенов торганлыгын белдерә. Украина баш прокуратурасы Чийгозны канун бозып тоткарлауны тикшерә башлады.

XS
SM
MD
LG