Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Рәфис Кашаповны яклап тагын бер ялгыз пикет узды


Рәфыйк Кәримуллин ялгыз пикетта торганда полиция вәкилләре дә килеп язып китте
Рәфыйк Кәримуллин ялгыз пикетта торганда полиция вәкилләре дә килеп язып китте

“Азатлык" татар яшьләре берлегенең рәис урынбасары Рәфыйк Кәримуллин Татарстан прокуратурасы каршында Рәфис Кашаповны яклап ялгыз пикет оештырды.

9 февраль “Азатлык" татар яшьләре берлегенең рәис урынбасары Рәфыйк Кәримуллин Татарстан прокуратурасы каршында Рәфис Кашаповны яклап ялгыз пикетка чыкты.

Ул “Рәфис Кашаповка карата ачылган җинаять эшенең канунлыгын тикшерүне таләп итәм” һәм “Рәфис Кашаповны азат итегез!” шигарләре белән басып торган. Пикет бер сәгать дәвам иткән.

Прокуратурадан чыгып озак кына карап торучылар да, плакатларны язып алучылар да булган. Пикетның максатларын белешү өчен машинада полиция вәкилләре дә килеп, фотоларга төшереп, язып киткән.

Билгеле булганча, элегрәк Чаллы хакимият бинасы каршында язучы Айдар Хәлим, Казанда Татарстан хөкүмәте каршында "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин, Казан Кирмәне янында "Алтын Урда" татар ватанпәрвәр фронты рәисе Данис Сәфәргали, Чаллыдагы шәһәр хакимияте бинасыннан ерак булмаган Азатлык мәйданы читендә милли хәрәкәт активисты Булат Гатин һәм башкалар шулай ук Рәфис Кашаповны яклап ялгыз пикетка чыккан иде.

Рәфис Кашаповны 29 декабрьдә Чаллыда гаепләү белдерелмәгән килеш кулга алып Казанга озаткан иделәр. Аны гаепләү карарында Кашаповның бу елның 1 июленнән 11 декабренә кадәр Вконтакте социаль челтәрендәге үз битендә мәгълүмати материаллар чыгаруы әйтелә. Язмалар "Крым и Украина будут свободны от оккупантов", "Вчера Гитлер и Данциг, сегодня Путин и Донецк", "Защитим Украину и весь тюркский мир" һәм "Где Россия, там слезы и смерть" дип аталган диелә.

Шушы язмаларга карата бу елның 15 декабреннән комплекслы психологик, лингвистик, политологик тикшерүләрнең нәтиҗәсе дә билгеле. Нәтиҗә ясаучылар Рәфис Кашапов язмаларына бәя биреп, анда милләтара, динара, төркемнәр арасында нәфрәт һәм башка юнәлешләр, төрки төркемдә Русия хакимиятенә нәфрәт уята дигән һәм башка фикерләр тапканнар. Бу хакта кулга алу карарында, сорау алу беркетмәләрендә әйтелә. Кашаповка шушы язмаларга таянып Русия җинаятьләр кодексының 282нче матдәсенең беренче бүлеге нигезендә гаепләү белдерелә.

Кашаповны 27 февральгә кадәр сак астында калдыру карары чыгарылды.

XS
SM
MD
LG