Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның тагын ике егете хәрби хезмәттән табутта кайтты


Башкортстан егете хәрби хезмәттән табутта кайтты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:01 0:00

Башкортстан егете хәрби хезмәттән табутта кайтты

Башкортстаннан хәрби хезмәткә алынган ике егет – Илья Кудрявцев һәм Айдар Дәүләтбәковның үзләре асылынып үлүенә әти-әниләре ышанмый.

Егетләрнең берсе – Салават районының Мөрсәлим авылы егете Илья Кудрявцев. Ул Алтай краеның Алейски шәһәрендә хезмәт иткән. Аның хезмәт итү вакыты узган елның декабренә кадәр булган. Ләкин ул контракт буенча хезмәтен дәвам итәргә карар иткән. Гыйнвар ахырында ул әти-әнисенә телефоннан шалтыратып, Дондагы Ростов шәһәренә командировкага җибәрергә әзерләүләрен әйткән. Соңгы шалтыратуында елый-елый: “Әни, әни”, дип кенә әйтә алган.

Башкортстан республикасы хәрбиләренең гаиләләрен социаль яклау комитеты рәисе Владимир Симарчук сүзләренә караганда, егет аяк киеменең бавына асылынып үлгән. Мәрхүмнең әти-әнисе моның белән риза түгел. Алар улларының мәетен караганда танавы һәм сул кулы сынуын, чигәләре канланып торуын, касык тирәләрендә күгәргән урыннар булуын ачыклаган. Егеткә шушы көннәрдә 21 яшь тулырга тиеш иде. Башкортстан хәрби комиссариаты комментарны соңрак бирергә ышандырды.

Айдар Дәүләтбәков (с) һәм Илья Кудрявцев
Айдар Дәүләтбәков (с) һәм Илья Кудрявцев

Икенче егет – Зианчура районыннан чакырылган Айдар Дәүләтбәков. Ул Калининград өлкәсендә Балтыйк флотында хезмәт иткән. Аның да асылынып үлүен хәбәр итәләр. Мәрхүмнең әти-әнисе улларының үлеменә командирлары һәм “бабайчылык” гаепле дип исәпли. Хәрби комиссариат Айдар Дәүләтбәковның гаиләсенә 2 миллион 215 мең 500 сум акча түләнәчәген һәм каберенә таш куюда ярдәм күрсәтеләчәген ирештерде.

Башкортстанның хәрби комиссариаты мәгълүматларына караганда узган елда хәрби хезмәттә – биш, 2013тә – җиде, 2012дә ике егет мәрхүм булган.

XS
SM
MD
LG