Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция 1 мартта Мәскәүдә "Яз" маршы үткәрергә җыена


"Прогресс фиркасе" җитәкчесе Алексей Навальный
"Прогресс фиркасе" җитәкчесе Алексей Навальный

Оппозиция 16 февраль көнне "Яз" ("Весна") маршын оештырырга теләүләре турында Мәскәү мэриясенә белдерде. Документта йөреш Тверь урамы буйлап үтәчәк, анда 100 меңгә кадәр кеше катнашырга мөмкин дип язылган. Канун нигезендә мэрия бу гаризаны өч көн эчендә карарга тиеш.

2 февраль көнне оппозиция Мәскәү хакимиятләренә 1 март көнне меңнәрчә кеше катнашында йөреш булачагы турында хәбәр иткән иде инде. Йөреш әзерләнү турында искәртү хатын Алексей Навальный, Александр Рыклин, Борис Немцов, Михаил Касьянов һәм шулай ук ЮКОСның элекке башлыгы Михаил Ходорковский имзалаган. Бу чараның төп таләпләре: Украинага агрессияне туктату, коррупция белән бәйләнешле эшләрне тикшерү, азык-төлеккә чикләүләрне алу, бюджетны үзәккә җыеп түгел, ә төбәкләрдә хәл итү, медицинага акчану арттыру, хәрби чыгымнарны киметү.

Кичә Мәскәү метросында полиция берничә сәгатькә Алексей Навальный хәм аның тарафдарларын тоткарлады. Алар булачак марш турында белдерү кәгазъләре тараткан иде.

XS
SM
MD
LG