Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннан тагын бер егет хәрби хезмәттә үзенә кул салган диелә


Башкортстаннан тагын бер егетнең хәрби хезмәттә үзенә кул салганы әйтелә
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:36 0:00

Башкортстаннан тагын бер егетнең хәрби хезмәттә үзенә кул салганы әйтелә

Приморье өлкәсенең Сергеевка касабасында Башкортстаннан хәрби хезмәт үтүче Темәс авылы егете Азамат Йылкыбаев һәлак булган. Ел башындагы бу хәл турында әле генә билгеле булды.

5 гыйнварда Азамат әнисенә шалтырата. Ә иртәгесенә иртәнге сигездә әнисенә шалтыратып улының үлеме турында хәбәр итәләр.

Азамат гаиләдәге өч кыз арасында бердән-бер малай. Атасы икенче төркөм инвалид. Шуңа да печән эшләү, мал карау, йорттагы ир‐ат эшен ул башкара. Үзенә киләчәктә кирәкле һөнәрне дә үзләштерә. Армиядан кайткач Магнитогорскига җизнәсе янына эшкә барырга да җыена.

Азаматның үз‐үзенә кул салуын аның үлем алдынан калдырган хаты белән аңлаталар. Тик ата‐ана хатның улларының кулы белән язылуына ышанмый.

Азамат армия хезмәтенә үз теләге белән китә. Иң авыр тәүге айларны да зарланмай үткәрә. Инде кайтырына дүрт ай гына калганда шундый адымга баруына Азаматның туганнары гына түгел, аны белгән күршеләре дә ышанмый.

Егетнең гәүдәсен тик унике көн үткәч кенә Башкортстанга алып киләләр. Озатучы офицерлар аны белмәүләрен, тик бурыч үтәүләрен генә әйтә. Туганнары мәетнең муенында бер нинди эз булмавын, башының җилкә өлөшөндә күгәргән шеш, тәнендә яра булуына аптырыйлар.

Азамат белән бергә хезмәт иткән егет тә телефонны алмый. Дөреслекне белә алмый аптыранган ата-ана әле булча өзгәләнеп яши. Шул сәбәптәндер инде бу көннәрдә Азаматның хәрби хезмәттә һәлак булуы турындагы хәбәр киң җәмәгатьчелеккә билгеле булды.

* * * *

Әле күптән түгел генә Башкортстаннан хәрби хезмәткә алынган ике егет – Илья Кудрявцев һәм Айдар Дәүләтбәковның асылынып үлүләре турында хәбәр ителгән иде. Аларның әти-әниләре дә моңа ышанмый.

XS
SM
MD
LG