Чара башкала мэриясе каршындагы Ленин мәйданында узды. Анда 400дән артык кеше катнашты. Кулларда Русия һәм НОД байракларын, тышкы эшләр министры Сергей Лавров, саклану министры Сергей Шойгу, авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров сурәтләрен күрергә була иде.
Мәйданда Георгий тасмаларын тарату оештырылды. Бер читтә Украинадагы каршылыклар турында фотокүргәзмә тәкъдим ителде. Урам җыены Украина мәйданының бер еллыгы уңаеннан Русиядә үткән чаралар кысасында узды. Төп чыгышны НОД – “Национально-освободительное движение”, ягъни “Милли азатлык хәрәкәте”нең Башкортстан бүлекчәсе координаторы Дмитрий Морев ясады:
“1991 елдан Русия мөстәкыйль дәүләт булудан туктады. Илне сатлыкҗан Михаил Горбачев юкка чыгарды. Чит илләрдән килгән 1200 киңәшче Русиянең Конституциясен язуда, халыкара кануннарга ярашкан ил кануннарын эшләүдә катнашты, илнең идеологиясен юкка чыгаручы кануннар кабул итте. Ил белән күләгәдән Америка политехнологлары идарә итә. Без шушы шартларда Русия президенты Владимир Путин тирәсендә тупланырга, аңа ярдәм итәргә, президент статусын күтәрергә тиеш. Без дәүләтне юкка чыгаруга, Русиядә мәйдан оештыруга каршы чыктык.”
Башка чыгыш ясаучылар да Путинга ярдәм итәргә, милли-патриотик көчләрне үстерергә, хәбәрдарлык чараларында патриотизмга зур урын бирергә кирәк дип чыгыш ясадылар.
Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда кануннар чыгару, башкарма һәм мәхкәмәләр хакимиятеннән "милли лидер Владимир Путинның курсын яклаган", илдә мөстәкыйльлекне торгызырга чакырган милли-патриоток көчләрне якларга, хәбәрдарлык чараларын чит илләрдән финанслауны туктатырга, илне тышкы идарә итү даирәләре көчләреннән азат итәргә, социаль киеренкелек китереп чыгаручыларны мәхкәмәгә тарттырырга дигән таләпләр кергән.
Резолюциядә социаль-икътисади таләпләр аерып бирелгән. Алар: милли банкны дәүләт кулына күчерү, бизнес өчен шартлар тудыру, фәнни-техник базаны ныгыту, валюта байлыкларын социаль-икътисади үсеш өчен файдалану, пенсия яшен арттырмау кебек таләпләр кергән.
Урам җыеныннан соң Спорт сараена кадәр тантаналы йөреш узды. Анда Донбассны яклаган, Америкага нәфрәт белдерелгән шигарләр яңгырады.