Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ русияле Богачевны тоткарлауга ярдәм итәчәк мәгълүмат өчен өч миллион доллар вәгъдә итә


Евгений Богачев
Евгений Богачев

АКШ дәүләт департаменты Евгений Богачевны тоткарлауга ярдәм итәчәк мәгълүмат өчен өч миллион доллар бирәчәген белдерде. Русия ватандашы булган Богачев кибер акча урлау өчен өре ширкәт оештыруда катнашкан булырга мөмкин дип шикләнелә. Бу хакта АКШ дипломатик оешманың матбугат хезмәте мәгълүматында әйтелә.

Интернетта "lucky12345" һәм "Славик" исемнәре белән танылган Богачев миллионнан артык компьютерга зарар китерүче програмны тәэмин итү эшендә администратор булган диелә. "Зевс" и "GameOver Зевс" кебек програмнар банк мәгълүматын урларга һәм ватылган хисаплардан акчаларны урлауга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә американ ширкәтләреннән һәм кулланучылардан 100 миллион доллар урланган.

Богачев хәзер Русиядә яши дип фаразлана. ФБРга ярдәм итәргә теләүчеләргә дәүләт департаменты сәхифәсенә яки якындагы Америка илчелеге һәм консуллыгына мөрәҗәгать итү тәкъдим ителә.

XS
SM
MD
LG