Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Умырзая" ансамбле яңа концерт програмын тәкъдим итте


Сәхнәдә "Умырзая" ансамбле
Сәхнәдә "Умырзая" ансамбле

Омскиның "Умырзая" халык татар-башкорт фольклор ансамбле яңа концерт програмы белән чыгыш ясады. Үзенең чыгышын ул Халыкара туган тел һәм Ватанны саклаучылар көннәренә дә, Русиядә һәм кайбер башка илләрдә тиздән билгәләнеп үтәчәк хатын-кызлар бәйрәменә дә багышлады.

Омскида 27 ел эшләп килүче "Умырзая" фольклор ансамбле "Кызыл Гвардия" мәдәният йортында "Без – татарлар" дип исемләнгән концерт програмы белән чыгыш ясады.

Концерт шул ук исемдәге җыр белән, ягъни Әнвәр Шәрәфиевның Гәрәй Рәхим сүзләренә иҗат иткән "Без – татарлар!" җыры белән башланды.

Омскиның "Умырзая" ансамбле: "Без – татарлар!" җыры
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:27 0:00

Концерт барышында 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаенннан татар халык җыры "Көзге ачы җилләрдә" башкарылды. Тиздән булачак 8 март – хатын-кызлар бәйрәменә багышлап чыгышлар булды, залда утырган хатын-кызлар хөрмәтенә шигырьләр укылды.

Концерт ахырында яңадан татар темасына кайтып "Без – татар яшьләре" җыры башкарылды. Бу җырны бары тик яшьләр генә җырлады. Шуның белән дә аның яңгырашы да, сәхнәгә куелышы да аеруча кызыклы, матур булды. Гомумән, концерт програмын яшьләр бизәде.

Омскиның "Умырзая" ансамбле: "Без – татар яшьләре" җыры
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:19 0:00

"Умырзая" ансамбленең яшь талантлары Лилия Мурзофарова, Диләрә Ниязова, Эльмира Хәсәнова, Эльмира Мухомадеева, Хәнифә Хананова, Лилия Колгучина, булдыклы, уңган егетләре Равил Хөсәенов, Ришат Нигъматулин, алар янында Зиннур абыйлары Мирмаметов хорны матурладылар. "Умырзая" ансамбле җитәкчесе Юлия Атимганова Сара Садыйкованың "Ешрак яз әнием хатларыңны" җырын башкарып көчле алкышлар яулады.

Хор башкаруында яңгыраган – Мәхмүт Хөсәен сүзләренә иҗат ителгән "Әнием миләше", Сибгат Хәким сүзләренә "Фазыл чишмәсе" – һәм башка җырларны тамашачылар югары бәяләделәр – һөнәри хор башкаруында тыңлагандай булдык, дип, сокландылар.

Аерым сүз "Умырзая" ансамбенең яшь җырчысы 16 яшьлек Рузалия Шихова турында. 2014 елда Омски өлкәсе күләмендә үткәрелгән балалар җыр бәйгесендә ул беренче урынга лаек булып Мәскәүгә, Чыршы бәйрәменә юллама белән бүләкләнгән иде. Рузалия әлеге концертта Мәскәүдә җырлаган "Туган як" җырын башкарып көчле алкышлар яулады.

Тамашачының мәхәббәтен күптән яулаган Фәгыйлә Чумарова һәм Гөлнара Макаревич чыгышлары, "Өмет" балалар үрнәк студиясе җитәкчесе Гөлфия Касимованың "Зәңгәр томан" җыры, "Умырзая"ның бер төркем җырчылары башкарган "Сак-сок" бәете, биючеләр төркеменең яңа биюләре – һәммәсе дә югары дәрәҗәдә башкарылды, тамашачылар соклануларын кат-кат кул чабулар аша белдерде. Концертны тәмамлап башкарылган "Туган тел" җырын зал аягүрә басып тыңлады һәм күпләре кушылып җырлады. Алып баручылар исә концерт барышында туган телне белүнең зарурлыгы турында халыкка җиткерергә тырыштылар.

Шулай, Омскиның үзешчән сәнгать төркеме уңышлы эшләп килә, тамашачыларның күңеленә хуш килгән яңадан-яңа концерт программаларын халыкка җиткереп тора. Алдагы якын планнар – март аенда милли-мәдәни мохтарият белән бергәләп "Озын толым" бәйгесе үткәрү, Җиңүнең 70 еллыгына яңа концерт программасы әзерләү һәм башка эшләр.

XS
SM
MD
LG